Татарстанның икътисадый зоналары, аларның уңышлы эшчәнлеге илнең башка төбәкләре өчен дә үрнәккә әверелде. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Президенты Владимир Путин белән очрашу барышында әйтте.
– “Алабуга”, “Иннополис” махсус икътисадый зоналары бик яхшы эшли. Алар үрнәк булып тора. Алар ил төбәкләрендә дә бар. Үзбәкстандагы хезмәттәшләребез чакыра, алар белән эшлибез, – диде Татарстан Рәисе.
Билгеле булганча, Илбашы Владимир Путин Казанга “Киләчәк уеннары” ачылышына килде.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat