«Рәмзия, син миннән ваз кич…»

Самара өлкәсенең Камышлы районындагы Татар Байтуганы авылында Гаилә елы уңаеннан әллә ниләр уйлап табасы да юк. Алар Әлифба музее ачылганнан бирле барлыкка килгән гореф-гадәтне матур гына дәвам итәләр.

Бу авылда алтмыш ел буена татар балаларын укырга өйрәткән зәңгәр тышлы әлифбаның авторы Сәләй ага Вәгыйзов туып-үскән. Сүз дә юк, татар гаиләсендә бу дәреслек – иң кадерле әсбапларның берсе. Әмма яшьләрнең, өйләнешкәч тә, беренче чиратта музейга аяк басулары моңа гына  бәйле түгел.

Кер кунмаган күңел

Әлифба авторлары Сәләй ага белән Рәмзия апа – авыр сынаулар үтеп тә, бер-берсенә тугры калган үрнәк гаилә. Язмыш ничек кенә какмый-сукмый аларны. Икесе дә – ятим бала. Сәләй аганы үз авылында асрамага алалар, Рәмзия апа балалар йортында үсә. Казан педагогия институтында укыганда танышалар, соңгы курста кавышалар.  Юллама буенча Арча педагогия училищесына укытырга киләләр. Бу 1937 ел була. Кызлары Римма белән уллары Камил туа.  Сугыш башлангач, Сәләй ага фронтка китә, бер елдан әсирлеккә эләгә. Дошман тозагыннан исән-сау котылганнан соң, аны ун елга Печора лагерьларына җибәрәләр. Хатыны, балаларын алып, ике җәй рәттән ире янына бара. Беренче баруы әйбәт кенә уза, әмма икенчесендә аны күңелсез хәлләр көтеп тора. Ел саен сатлыкҗан янына йөри дип, кемдер шикаять яза. Рәмзия апаны фатирдан чыгаралар, эшеннән куалар. Ул ике бала белән урамда кала. Ире аңа мондый хат җибәрә: «Рәмзия, син миннән ваз кич. Балаларны үстерәсе бар, шулай яхшырак булыр…» Хатыны шулай эшли, әмма бары тик балалар хакына гына. Тормыш, чыннан да, бераз җайлана төшә. Ун елдан соң Сәләй Арчага кайта. Аны педучилищега алмыйлар. Төрле эшләрдә йөри. Тормышын җайлап җибәрергә элеккеге укучылары ярдәмгә килә. Уку йортына кайтырга да мөмкинлек туа. Үз гомерләрендә бик күп әлифбаларга, дәреслекләргә методик кулланмаларга гомер биреп, олыгайганчы матур гомер кичерә бу пар. Язмыш сынаулары аларның күңелләрен өшетми, кер кундырмый. Башкача булганда, җан җылысы өртелгән әлифба китабы туа алмас иде.

Җиденче

Яшь парларны, аларны озата килгән  туганнарын, дус-ишләрен музей җитәкчесе Нурания Абзалова каршы ала. Әлифба авторларының бер-берсенә булган җылы мөнәсәбәтләре турында сөйләп, гаиләнең изге булуын, аны сакларга кирәклеген төшендерә ул яшьләргә. Кунаклар башта музейда фотосессия үтәләр. Аннан яңа өйләнешкән парларга истәлекле бүләкләр дә тапшырыла: яңа гаилә тормышын башларга дип тәгаенләнгән савыт-саба, Абзаловларның үз умарталыгыннан бал. «Монысы инде тормышлары татлы булсын дигән теләкләр белән», – ди Нурания ханым. – Күптән түгел музейда җиденче пар – Ләйсән белән Алмаз Кәлимуллиннар булып китте. Шул җәһәттән тагын бер яңалык ачтык әле. Алдагы алты парның җәмгысы җиде баласы туган икән. Бу күренеш бигрәк тә күңелгә ятышлы булды. Җиде саны – ислам дөньясында камиллек билгесе бит ул.

 


Фикер өстәү