Рөстәм Миңнеханов туган көне уңаеннан котлаучыларга рәхмәт белдерде

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов туган көне уңаеннан котлаучыларга рәхмәт белдерде. Исегезгә төшерәбез: республика башлыгына бүген 67 яшь тулды.

“Кадерле дуслар! Һәммәгезгә дә хәерле көннәр! Бик зур рәхмәт сезгә! Игътибарыгыз өчен, котлауларыгыз өчен рәхмәт! Яхшылыгыгыз үзегегезгә икеләтә кайтсын!” – дигән республика җитәкчесе үзенең телеграм-каналына урнаштырылган видеосында.
Рөстәм Миңнеханов Балык Бистәсе районы Яңа Арыш авылында туган. 1978 елда “авыл хуҗалыгын механизацияләү” белгечлеге буенча Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаган. Хезмәт эшчәнлеген 1978 елда Саба районы “Сельхозтехника” берләшмәсендә инженер-диагностик вазыйфасында башлап җибәргән.

1993-1996 елларда Биектау районы хакимияте башлыгы, шуннан соң Татарстан финанс министры вазыфаларында эшләде. 1998-2010 елларда республика Премьер-министры булды. 2010 елдан бирле Татарстанга җитәкчелек итә.


Фикер өстәү