Быел Казан чаңгы марафоны 9 мартта Юдино бистәсендәге «Локомотив» стадионында узачак. Чаңгы ярышына 600дән артык спортчы чыгачак.
«Алар 850 мең сумлык приз фонды өчен ярышачак. Трассага көчле чаңгычылар чыгачак, алар үз көчләрен һәм мөмкинлекләрен сынаячак. Узыш 25 һәм 50 километрлы дистанцияләрдә узачак», – дип сөйләде Казан башкарма комитетының физик культура һәм спорт комитеты рәисе Линар Гарипов.
Ярышка теркәлү 7 мартка кадәр дәвам итәргә тиеш иде. Әмма катнашырга теләк белдерүчеләр саны күп булу сәбәпле ул инде тәмамланган. Катнашучыларны һәм спорт сөючеләр өчен күңел ачу чаралары да әзерлиләр. Быел Казан чаңгы марафоны 57нче мәртәбә оештырыла.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat