Татарстанда билгеләнгән пенсиянең уртача күләме 20 мең сумнан артып киткән

Татарстанда гыйнвар аенда билгеләнгән пенсиянең уртача күләме 20 мең сумнан артып китеп, 20 637,6 сумга җиткән. Бу октябрьгә караганда 0,4 процентка күбрәк, диелгән Татарстанстат әзерләгән «Татарстан Республикасының социаль-икътисади хәле» докладында.

Мисал өчен, 1 октябрьгә уртача күрсәткеч 19458,1 сум булган.

Рәсми мәгълүматларга караганда, 2023 елда 34 меңнән артык пенсия билгеләнгән.


Фикер өстәү