Владимир Путин нинди чәчкә ия булырга теләвен әйткән

Россия Президенты Владимир Путин “Сириус”та Бөтендөнья яшьләр фестивалендә катнашучылар белән очрашуда чәч мәсьәләсендә шаяртып үткән. “Россия-1” телеканалының “Москва. Кремль. Путин” программасында бер сюжет шуңа багышлап күрсәтелгән.

“Миңа дә чәчне шулай ясатырга кирәк”, – дип шаярткан Путин Нигериядән башы дредлар (чәч белән җептән үреп ясала) белән “бизәлгән” студент белән фотога төшкән чагында. Тагын бер студент Россия лидеры белән фотога төшкәннән соң, күңеле тулып, күз яшьләрен күрсәтмәс өчен, очрашу урыныннан тиз генә китеп барган.

Исегезгә төшерәбез: Сочида Бөтендөнья яшьләр фестивале 1-7 мартта уздырылды. Анда 190 илдән 300 меңнән артыграк кеше катнашты. 10-17 март көннәрендә фестивальнең төбәк программасы көтелә: анда катнашучылар Россиянең 30 шәһәрендә булачак. Владимир Путин 6 мартта “Сириус”та фестивальне ябу тантанасында катнашты.

Путин пошутил, что хотел бы прическу с дредами — РБК


Фикер өстәү