Күпкатлы йортта бик көчле шартлау булган: 160 кеше эвакуацияләнгән

Кичә – 19 мартта көндез Түбән Новгород шәһәренең Фучик урамындагы 37 нче йортта шартлау булган. Бу хакта “Daily News” яза. Башлангыч мәгълүматларга караганда, фатирда газ шартлаганнан соң бик көчле янгын чыккан.

Җирле сәламәтлек саклау министрлыгыннан хәбәр ителгәнчә, 8 кешегә зыян килгән. Шуның өчесе – балалар. Бер ир-ат авыр хәлдә хастаханәгә озатылган. 11 айлык сабый һәм 14 яшүсмер, сөрем газыннан агуланган. Аларның хәле – уртача. Тагын ике кешегә: 34 яшьлек хатын-кызга һәм 11 яшьлек балага фаҗига урынында медицина ярдәме күрсәтелгән. Болары пешкән.
Моннан тыш күпкатлы йортта яшәүче 3 кешегә, бик каты стресс кичерү сәбәпле, табиблар ярдәме таләп ителгән.
Төбәкнең МЧС мәгълүматларына караганда, янгын сүндерүчеләр 12 кешене коткарган, шуның 4се – бала. 167 кеше эвакуацияләнгән.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү