Түбәдән бик зур боз кисәге төшеп, машинаны тулысынча изгән: аны торгызып булмаячак

Бу хәлнең шаһитлары социаль челтәрләргә шаккаткыч видеолар урнаштырган.

Социаль челтәрләр һәм телеграм-каналларда, авторлары әйтүенчә, Казанның Модельная урамында төшерелгән шаккаткыч видеолар пәйда булган. Кадрлардан күренгәнчә, түбәдән төшкән гаять зур боз кисәге йорт янына куеп калдырылган җиңел машинаны чын мәгънәсендә изгән. Автомобильнең түбәсе, капоты һәм багажнигы сытылган. Аны инде торгызып булмаячак.

Шаһитлар әйтүенчә, түбәдән боз төшкәндә, бәхеткә, автомобиль эчендә беркем дә булмаган.
Исегезгә төшерәбез: йорт янына куеп калдырылган автомобиль өстенә түбәдән кар яки боз төшү очраклары моңарчы да булгалады. Берничә көн элегрәк Казан үзәгендә – Профсоюз урамында, түбәдән кар төшеп, бер җиңел машинага зыян килде.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү