Казанда 34 яшьлек хатын-кызга (элек тә хөкем ителгәне булган) карата хөкем карары чыгарылган. Ул “Электрон, мәгълъмати-телекоммуникация челтәрләреннән файдаланып, оешкан төркемдә зур күләмдә наркотик матдәләрне законсыз сату омтылышы” статьясы буенча гаепле дип танылган. Бу хакта “KazanFirst” Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Екатерина Аталыкова сүзләренә таянып яза.
Тикшерүчеләр билгеләнчә, әлеге хатын-кыз 2022 елның сентябреннән ноябрьгә кадәр наркокурьер булып эшләгән. Ул Казанда, Ижевск һәм Киров шәһәрләрендә “закладка”лар ясаган. Хокук сакчылары аннан 175 грамм синтетик наркотик алган.
Суд наркокурьерга 10 еллык төрмә җәзасы билгеләгән.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat