Миллионнар кайгысы: Мәскәү өлкәсендәге фаҗига безне нәрсәгә өйрәтер?

Кем? 22 март кичендә Мәскәү өлкәсендә булган куркыныч вакыйгадан соң төп сорау әнә шул. Террорчылар «Крокус Сити Холл»да 500 мең сум акча өчен 100дән артык кешенең гомерен өзде. Аларга канлы әмер бирүчеләрнең табыласы шик уятмый. Тагын бер сорау бар: без нинди сабак алырбыз?   

Йокысыз төн

Күз алдында булгач тагын да куркынычрак. Җомга көн кич белән булган коточкыч вакыйганы ил халкы телевизор, интернет сайтлары һәм социаль челтәрләр аша күзәтеп барды. Туры эфирда дип әйтергә мөмкин. Иң аянычы: барысын да күреп торасың, ә ярдәм итеп булмый.

Фаҗига кичке сәгать 8ләр тирәсендә башланды. Террорчыларның «Крокус Сити Холл»ны махсус сайлаганы күренеп тора: биредә танылган төркемнең концертына меңләгән кеше җыелган. Тамаша башланырга берничә минут кала аларга кораллы кешеләр һөҗүм итә. Бернинди таләпләре юк, боларга заложниклар да кирәкми. Бала-чага, яшь-җилкәнчек, өлкәннәр – барысын да рәттән кырып баралар. Ул гына да түгел, бинага ут төртәләр. Берничә сәгать дәвам иткән янгын башлана. Меңләгән кеше ничек тә булса качып котылу ягын карый. Әмма барысы да өлгерә алмый. Ничәсенең ятып калганы әлегә төгәл билгеле түгел. Куркыныч саннар күңел ачу комплексы булган урынны җыештырып бетергәч кенә билгеле булачак.

Шимбәгә каршы төндә бик азлар гына йоклагандыр. Ә иртән Брянск өлкәсендә 4 кешенең тоткарлануы турында билгеле булды. Кулына корал тотып, йөздән артык кешене үтергән адәм актыклары Украина ягына чыгып качарга маташкан. Аларны чик буенда көтеп торганнар дигән фараз да бар. Шунысы төгәл билгеле: барысы да Урта Азиядәге бер илдән килгәннәр. Сабыйларга ут ачучыларның берсе – үзе 4 бала атасы. Араларында 19 яшьлеге дә бар. Сорау алганда аларның берсе бу җинаятьләре өчен 500 мең сум акча вәгъдә иткәннәрен әйтә. Соңрак ачыкланды: бу акча аларның дүртесенә булган икән. Кеше гомере турында сүз бара. Рәсми хәбәрләргә караганда, шимбә көнне барлыгы 11 шикле кеше тоткарланган.

Җәзасын алачаклар

Әлеге вакыйга турында Россия Президентына баштан ук хәбәр итеп бардылар. Владимир Путин коткаручылар, табиблар, хокук сакчыларының ничек эшләгәнен белеп торды. 23 мартта дәүләт башлыгы ил халкына мөрәҗәгать итте. Владимир Путин әйтүенчә, әлеге терактка җентекләп әзерләнгәннәр. «Җинаятьчеләр салкын канлы, максатчан рәвештә нәкъ менә гражданнарыбызны, балаларыбызны үтерергә, атарга дип барган. Заманында оккупацияләнгән территорияләрдәге нацистлар кебек, алар кеше алдында җәзаларга, канлы куркыту акциясе оештырырга ниятләгән», – диде ул. Россия Президенты сүзләренә караганда, бу җинаятьне кылучылар, аны оештыручылар һәм заказ бирүчеләр гадел һәм котылгысыз җәзасын алачак. Дәүләт башлыгы әйтүенчә, террорчыларны, үтерүчеләрне, милләте булмаган һәм була алмаган бәндәләрне бер генә язмыш көтә – үч алу һәм оныту. Аларның киләчәге юк. «Хәзерге вакытта безнең, фронттагы хәрбиләрнең һәм илнең барлык гражданнарының уртак бурычы – бер сафта бергә булу, – диде ул. – Россия күп тапкырлар авыр, кайвакыт түзә алмаслык сынаулар аша үтте, әмма алар аны тагын да көчлерәк кенә итте. Хәзер дә шулай булачак». 24 мартта ил күләмендә матәм көне игълан ителде.

Уртак кайгы

Республика да әлеге фаҗигадән читтә калмады. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Мәскәү өлкәсе губернаторы Андрей Воробьев һәм Мәскәү мэры Сергей Собянинга кайгы уртаклашу телеграммалары юллады. Парламент депутатлары һәм үзе исеменнән кайгы уртаклашу сүзләрен Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин җиткерде. Халык күп катнаша торган чаралар уздырмау турында карар чыкты. Хөкүмәт йортында узган киңәшмәләр Мәскәү өлкәсендә гомере өзелгән кешеләрне искә алудан башланды. Болары республика дәрәҗәсендә рәсми рәвештә оештырылса, тагын меңләгән кеше үзе белеп һәм аңлап, кайгырып һәм кабат мондый вакыйгалар булмасын дип, теракт корбаннарын искә алырга җыелды. Һәлак булганнар рухына дога кылдылар, чәчәкләр куйдылар, яраланучыларга сәламәтлек теләделәр. Мондый чаралар Казан һәм Чаллыда гына түгел, кечерәк шәһәрләр, хәтта бистәләрдә узды.

Үрнәк күрсәтүчеләр

Нинди генә ысул кулланылса да, терактларның максаты бер – халыкны куркыту, шул рәвешле ыгы-зыгы китереп чыгару. Куркыныч булдымы, әйе, куркыныч булды. Әмма шунда ук башкалар өчен үз гомерен кызганмаган кешеләр табылды. Икенче көнне Мәскәүдә кан тапшыручылардан берничә чакрымга сузылган чиратлар тезелде. Һәлак булган һәм яраланган кешеләрнең гаиләләренә ярдәм кулы сузучылар башкаларга үрнәк күрсәтте. Куркырга түгел, ә бергә булырга өйрәттеләр. «Крокус Сити Холл»да берничә дистә кешегә котылу юлы күрсәткән 15 яшьлек үзбәк егете Ислам Хәлилов исә батырлыгы белән башкаларга сабак та бирде: террорчының милләте дә, дине дә булмый!

Әмма куркытырга теләүчеләр дә күп. Заманасы шундый: шул ук социаль челтәрләрдә ялган хәбәрләр тарала. Коткы таратучылар һәм фаҗигадән файдаланып калырга теләүчеләр җитәрлек икәнен күреп торабыз. Мондый вакыйгалар кемнең кем икәнен ачып сала. Санкт-Петербургта һәлак булучылар истәлегенә куелган урыннан чәчәк урларга маташучы ханым кебекләр турында бармый сүз. Куркынычраклары бар. Хокук сакчыларына терактны оештыручыларга кемнәр ярдәм иткәнен дә ачыкларга туры киләчәк. Шул исәптән, үзебезнең яктан да.

Җиде кат үлчәп

Канлы вакыйгадан соң катгый чаралар күреләсе көн кебек ачык. Алар, әлбәттә, булачак, тәкъдимнәр дә җитәрлек. Иминлек мәсьәләсендә таләпләрне көчәйтү турында күп сөйлиләр. Гаҗәп түгел. Миграция юнәлешендә тәртип салырга, килеп-китүчеләрне яхшырак тикшерергә кирәк, диләр. Монысы да аңлашыла. Бу көннәрдә үлем җәзасын кире кайтару турындагы сүзләр дә еш яңгырый. Россиядә мондый җәза бирүгә карата мораторий 1997 елда гамәлгә керде. Аңлатып үтәбез: җинаяте дәлилләнгән кешегә андый хөкем карарын хәзер дә чыгарырга мөмкиннәр, әмма аны гамәлгә ашырып булмый. Канунны үзгәртергә, үлем җәзасын кире кайтарырга тәкъдим итүчеләр арасында исемнәре билгеле һәм сүзе үтә торган кешеләр дә бар. Алар фикеренчә, мондый җәза гамәлдә булса, куркыныч җинаятькә баручылар саны кимер иде. Төрле вакытта оештырылган сораштырулар халык арасында да моның белән килешүчеләр аз түгеллеген күрсәтә. Каршы чыгучылар да бар. Алары әйтүенчә, кешелектән  чыккан кешеләргә җәзаның иң катысын бирү бу очракта җәзадан котылуның иң җиңел юлы булачак.


Фикер өстәү