Татарстанда күпфатирлы йортларда урнашкан җәмәгать туклануы урыннарында хәмер сатуны чикләмәкчеләр. Мондый кафе-барларда кичке сәгать уннан иртәнге унга кадәр спиртлы эчемлекләр сатуны тыярга ниятлиләр. Бары тик рестораннарга гына кагылмаска мөмкин бу. Дәүләт алкоголь инспекциясе әзерләгән закон проекты – әлегә коррупциягә каршы экспертизада. Документка караганда, күпфатирлы йортларда гына түгел, шул тирәдә урнашкан җәмәгать туклануы урыннарындагы кафеларда да “яшел елан” сатуның рөхсәт ителмәве бар.
Моннан тыш кулланучылар өчен булдырылган залының мәйданы 50 кв.метрдан кимрәк булган “общепит”та да аракы сату тулысынча тыелырга мөмкин. Шулай ук халык саны 500 мең кешедән арткан моношәһәрләрдә һәм ишеге йортның ишегалдына “карап торган” кибет-кафеларда хәмер сатуны чикләү тәкъдим ителә.
Закон проекты Россия Президенты Владимир Путинның күп фатирлы йортларда чәркәханәләр эшчәнлеген чикләү турында законга кул куюы белән бәйле.