Машина шартлаган: 10 кеше һәлак булган

Сириянең төньягында урнашкан Аазаз шәһәрендә автомобиль шартлау нәтиҗәсендә 10 кеше һәлак булган. Бу хакта Al Mayadeen корреспонденты хәбәр итә.

Шартлау базарда булган. Al Mayadeen мәгълүматлары буенча, 30 дан артык кеше зыян күргән. Телеканал билгеләп үткәнчә, шәһәр Төркия хуплаган отрядлар контролендә тора.

Автомобильне Рамазан мөселман ае вакытында ифтар тәмамлаганнан соң шартлатканнар, дип хәбәр итә Reuters. Al Jazeera.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү