«Крокус Сити Холлда» кешеләрне күпләп үтерүдә катнашкан террорчы Далерджон Мирзоевның* ата-аналары зыян күрүчеләргә һәм һәлак булганнарның гаиләләренә кайгыларын уртаклашуларын белдерделәр. Бу хакта РИА «Новости» яза.
Агентлык журналисты җинаятьче гаиләсе йортына килгән. Аның әтисе, карашын түбән төшереп, терактта һәлак булучыларның якыннарының кайгысын уртаклашты, ә Мирзоевның әнисе әлегә кадәр улы терактта катнашуына ышанмый дип белдерде.