Кремль пилотсыз очкычның һөҗүме турында: «Куркынычларны юкка чыгару өчен эшлибез»

Киев террорчылык гамәлен дәвам итә. Россия хәрбиләре бу куркынычны юкка чыгару өчен эшли. Президентның матбугат секретаре Дмитрий Песков Түбән Камада “ТАНЕКО” нефть эшкәртү комплексына һәм Алабугада “Алабуга” махсус икътисадый зонасына пилотсыз очкычларның бүгенге һөҗүме җәһәтеннән фикерен әйткән. Бу хакта “ТАСС” яза.

“Киев режимы террорчылык гамәлен дәвам итә. Без үзебез һәм безнең хәрбиләребез иң элек бу куркынычны киметү, ә соңыннан тулысынча бетерү өчен эшли”, – дигән Кремльнең рәсми вәкиле.


Фикер өстәү