Татарстанда 1 апрельдән санитар-экология ике айлыгы башланды

Татарстанда 1 апрельдән санитар-экология ике айлыгы башланды. Хөкүмәт йортында узган брифингта урман хуҗалыгы министры урынбасары Рәис Гомәров әйтүенчә, алар да бу көннәрдә чистарту эшләре белән мәшгуль.

– Урман эчләрен, юл буйларын чүп-чардан арындырачакбыз. Узган ел урман эчендә 74 чүплек таптык. Аларның күбесе Казан, Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт, Яшел Үзәнгә якын урнашкан урманчылыкларда иде. 22 апрельдән “Татарстанның чиста урманнары” дигән акция башлана. Ул 22 июньгә кадәр дәвам итәчәк. Урманнарда күп эш эшләнәчәк, — диде министр урынбасары.


Фикер өстәү