Юрий Венедиктов: «Язгы боз – чиктән тыш тотрыксыз»

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча баш идарәсе җитәкчесе урынбасары Юрий Венедиктов, язгы бозга бәйле хәтәрләрне аңлатып, балыкчыларга киңәшләр биреп үткән.

Аның әйтүенчә, Татарстан сулыкларында боз катламы көннән-көн юкара, көпшәкләнә. Яңгырлар, кояш нурлары, җылы һава бозның өске өлешен асылда җимергән дә инде. Боз кинәт юкарган. Аеруча елга юлында: нибары 15-20 сантиметрга калган.
Язгы боз– чиктән тыш көпшәк һәм тиз уалучан. Шуңа күрә, белгеч киңәш иткәнчә, балыкчыларга үзләре белән иминлек чараларын йөртергә кирәк, Бу чорда аларның һәркайсына, боз калынлыгын һәм ныклыгын тикшереп карау өчен, махсус лом-кискечкә (пешня) ия булу мөһим. “Су үткәрми торган калкавыч-кием киегез: юешләнмәссез дә, батмассыз да. Шулай ук коткару жилеты кияргә һәм бәлага юлыккан кешегә вакытында ярдәм итү өчен биштәрдә бау йөртергә кирәк”, – дигән Венедиктов.


Фикер өстәү