Рөстәм Миңнеханов Алабугада булды

Республика Рәисе биредә дрон һөҗүменнән зыян күргән биналарны карады, төзүчеләр белән сөйләште, торакны тиз генә вакыт эчендә торгызырга кушты.

Моннан тыш Рөстәм Миңнеханов “Алабуга Политех” көллияте студентлары белән очрашты. Аларга ул түземле, ватанпәрвәрлек хисенә ия булулары өчен рәхмәт белдерде.
“Афәрин, сезне куркыта алмаулары күренеп тора. Әмма сез уяурак, саграк булырга тиеш”, – дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миннеханов студентларга.

Ул шулай ук Түбән Каманың сәнәгать кластерында булып, предприятиеләр җитәкчеләре белән киңәшмә үткәрде.


Фикер өстәү