Фестиваль көндезге 13.00 сәгатьтә башлана.
Казанда Кремль яры буенда һәм Милли китапханә янәшәсендә “Рамазан Фест” узачак. Кунаклар аның барышында никахлашу шаһитларына әйләнәчәк. Диния нәзарәте сайтында хәбәр ителгәнчә, сәхнәдә яшь парның никахлашу тантанасын шәһәрнең Вахитов һәм Идел буе районнары имам-мөхтәсибе Йосыф хәзрәт Дәүләтшин уздырачак.
Шуннан соң яшьләрнең никахы ЗАГСта рәсми теркәләчәк. Фестиваль көндезге 1 дә башлана. Анда төп һәм балалар сәхнәләре булдырылачак. Программага танылган артистлар һәм актерларның чыгышлары кертелгән. Балалар өчен сабантуй уеннары, 40тан артыграк мастер-класс, башка күңел ачу чаралары уздырылачак.
Кунаклар шулай ук хәләл кибеткә кереп чыгу, Китап фестивалендә, сәгать саен кыйммәтле бүләкләр уйнатуда катнашу мөмкинлеге алачак.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat