Фуат Әбүбәкеров: «Скрипка  ул – минем җаным»

Татарстанның халык артисты, скрипкачы Фуат Әбүбәкеровны татар дөньясында белмәгән кеше юк. Милләткә кагылышлы һәрбер чарада аның скрипкасы моңланыр. «Үткәннәр сагындыра», «Мине танырсыңмы», «Зәңгәр кыңгыраулар» һәм башка бик күп җырлары исә – теләсә кайсы тамашаның бизәге. Фуат Әбүбәкеров белән тормыш сәхифәләрен барладык.

Фуат абый, сезнең әтиегез татарлардан беренче виолончелист, әниегез дә музыка белгече. Танылган кеше баласы булу җаваплылыгын, мөгаен, балачактан тоеп үскәнсездер. Шул ук җаваплылык хәзер инде сезнең улыгыздадыр.

– Миндә инде хәзер сагыну хисе… Шул ук вакытта җаваплылык та. Ул хисне улым да күтәрешә. Без аны балалар бакчасына да йөртмәдек. Нәтиҗәдә урта мәктәпне, музыка мәктәбен, консерваторияне тәмамлады. Бик яхшы укыды, халыкчан итеп әйтсәк, кеше булды. Минем кебек үк, спектакльләргә музыка язды, җыеп әйткәндә, безнең юлдан китте.

Без, гаиләдәге алты бала, барыбыз да музыкаль белем алдык. Әти, белмим инде, Казанда чагында музыкага туймаганмы, Үзбәкстанда яшәгәндә дә шул юлдан тайпылмады, безне дә кертеп җибәрде. Күрәсең, музыка туган җире белән тоташтыручы нечкә бер кыл булгандыр… Нишлисең, кырыгынчы елларда артистларны да бер-бер артлы кулга ала башлагач, аңа ике баласы, хатыны белән Нәмәнганга чыгып китәргә туры килә. Башта берничә айга гына дип уйлаганнардыр. Дусты, композитор Исмай Шәмсетдинов та шулай дип кисәтә бит: «Хәмит, телең озын, үзең детдом малае, яклаучы кешең юк, бер-ике елга моннан «сызып» торсаң, хәерле булыр», – ди. Әмма әтигә Нәмәнганда төпләнеп калырга, мәңгелек йортын да шунда табарга насыйп була. Юкса бит Сәйдәш белән бергәләп гөрләп эшләп йөргән чагы. Бердәнбер виолончелист булгач, ул катнашмаган оркестр булмаган. Исмай абыйны тыңламый хәле юк: бердән, иң якын дусты, аркадашы… Әтинең үпкәсе дә авыру иде, ул бу хакта сүз чыкса, «Беспризорник»ны музыка гына коткарды, музыка белән дус булсагыз, тамагыгыз тук була», – дип әйтә торган иде. Шулай итеп ике кызы пианино классына йөрде, миңа һәм энекәшем Ренатка каяндыр скрипка юнәтте… Тәки укытты бит барыбызны да. Балачак искә төшсә, әнине кызганам. Күз алдына китер: кечкенә генә бер бүлмә, шунда сигез кеше яши. Кайсылары, «гый-гый» иттереп, скрипка кылларын җәфалый, кайсы… Ул бит тоттың да «Сарман көе»н уйный башладың түгел.

Ә икенче яктан, танылган шәхес баласы алдында күп ишекләр ачыла

– Мин Казанга кайттым. Әтинең васыяте шундый: «Бер генә балам Казанда мин йөргән урамнардан йөрсә, мин эшләгән театрның паркет идәннәрен шыгырдатып үтсә, башка берни дә кирәкми», – ди иде. Аның бу теләген тормышка ашырырга насыйп булды. Казанга әтинең васыятен үтәү өчен генә түгел, җаным-тәнем белән музыкага тартылганга ашкынганмындыр. Хәер, без алтыбыз да берәм-берәм күченеп кайттык. Башта апам Равия, аннары Наилә, аннары Ирәдә… 16 ел укып (7 сыйныф музыка мәктәбе, 4 ел училище, 5 ел консерватория), әтинең йөзенә кызыллык китермәдем дип уйлыйм. Беренче курстан ук академия театрында эшләдем, консерваторияне бары тик «бишле» билгеләренә генә тәмамладым. Диплом тапшырганда ректор Нәҗип Җиһанов: «Син Ленин кебек укыгансың икән», – ди. Ә мин: «Юк, аның бер «4ле»се булган, миндә барысы да «5ле», – дип җавап бирдем. Ул бик гаҗәпләнде, билгеле. Әмма «5ле» дә, әти исеме дә ярдәм итмәде, академия театрында көткәннәрен белсә дә, Җиһанов: «Син опера театрында 3 ел «отработка» үтәргә тиеш», – дип, мине оркестр чокырына тыкты. Юкса бит Мәскәүдә укыганда әти белән бер бүлмәдә яшәгәннәр, җил өреп торган форточканы бер көнне берсенең, икенче көнне икенчесенең ыштаны белән каплаганнар. Улыма да ишекләрне безнең исем ачты дип әйтмәс идем.

Язмыш Камал театрына китермәде ди, ул чагында кем булыр идегез икән?

– Мин аны күз алдына да китерә алмыйм. Кыямәт булыр иде… Ул эшли башлагандагы дулкынланулар, әтигә хат язулар, аның 8әр битлек җаваплары… Күз алдына китерәсеңме икән безнең халәтне?.. Кәефе төшеп китсә, әти виолончелен ала да «Наемщик»ны уйный башлый иде. Я булмаса Сәйдәшнең җырларын кычкырып-кычкырып җырлый. Ә инде 1953 елны Исмай абыйдан Сәйдәшнең үлем хәбәре язылган хат алгач, үзе елый, үзе уйный, аңа карап торырга куркыныч иде. Миңа ул чакта – 9 яшь, бу күренеш хәтергә бик нык уелып калган. Казаннан хатлар язганда, аңа: «Әти, син инде көнләшмә, мин син белгән артистлар белән эшлим. Барысы да исән, барысы да минем таныш, Хәмит малае икәнне белгәч, кулны тагын бер кат кысалар», – дия идем.

Камал театрында бер-ике спектакльдә уйнап чыксаң, кесә калыная, «Офицерлар йорты»нда «татарча азу»ларны ашап чыгып була иде. Театр директоры Рәшидә апа Җиһаншинаның ире Әзһәр Абдуллин дирижер иде. Без аның белән ярты сүздән аңлаштык. Кайвакыт, азрак «дирижировать» итә дә: «Фуат, мин киттем», – ди. Аның урынына басам да дирижер таягын кулга алам. Нинди практика бит ул! Ә берзаман минем таяк белән эшләгәнемне Илһам Шакиров күреп алган. «Ташла ул таягыңны. Килешми ул безгә. Син нәрсә, Рахлинмы әллә?» – ди. Ташлавын ташламадым, «Бу таякны Илһам Шакиров тыйды», – дип язып, тартмага салып куйдым. Шуннан бирле аңа тигән юк. Инде болай дип төгәллик: Камал театры булмаса, мин дә булмас идем. Камалда 1964 елны эшли башладым, һаман да шунда. Хәзер инде музыкант түгел, киңәшче сыйфатында.

Сезнең скрипка күпләрне елата бит. Бу көч кайдан?

– Мин аны үзем дә белмим. Юкса бит бер татар скрипкачысы да укытмады. Ә кайтуымның төп сәбәбе – Исмай абый. Әтигә: «Улыңны Казанга җибәр, шушы көннәрдә Марат Әхмәтов (скрипкачы, педагог, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе. Ред.) лауреат исемен яулады, аңа ничек тә Натан Браудега эләгергә тырышырга кирәк», – дип язды. Бәхеткә, аңарда укыдым һәм менә шушы яһүд музыканты минем икенче әтиемә әйләнде. Ул мине күп нәрсәгә өйрәтте.

…Әле бер көнне «Тәртип» радиосы концертында катнаштык. Луара Шакирҗан текст укый, мин скрипка уйнап торам. Кирәк бит, шул көнне абынып егылып, кулны имгәттем. Кулым авырта дип әйтсәм дә, ышанмаслар иде, шуңа барыбер килдем, уйнап чыктым. Кул чабалар, сәхнә артында исә: «Үзеңә – 80 яшь, ә барысы да яңгырый», – дип гаҗәпләнеп, кулны кыстылар. Беренче укытучым Раиса Ивановна Тимьяновага рәхмәт инде, һаман да кулым дерелдәми бит.

Скрипка белән кылынган иң кадерле сәяхәт кайда булды?

– Аларның исәбе-хисабы юк инде. Ерак сәяхәте дә, якыны да. Марсель Сәлимҗанов зиратка барганда скрипканы алырга әйтә иде. Тукай кабере янында «Тәфтиләү»не уйнау ул елларда бер гадәткә әйләнде. Скрипка белән сәяхәткә чыгу минем өчен табигый. Чөнки скрипка  ул – минем җаным. Сүзгә сыеша алмаган хисләремне аның ярдәмендә әйтәм.

 

Әтием биш яшемдә кулыма скрипка тоттырды. Шуннан бирле ул минем юлдашым, иптәшем, җан дустым. Скрипкаң хыянәт итмәсен дисәң, аны көн саен кулыңа алырга, аңа игътибар бирергә кирәк. Ә игътибар җитми. Ни өчен бездә скрипкачылар аз? Чөнки скрипка белән кая барасың, аның белән тормыш алып барып булмый дип тукып торалар. Башка милләт вәкилләрендә киң таралган уен коралы, бездә бик аз. Мин укытканда да укучыларым арасында татар укучылары бик аз иде.

 

Быел сезнең юбилей елы. Гадәттә андый вакытта күпләр, артка борылып карап, үткәннәргә нәтиҗә ясый.

– Артка борылып караганда, үткән гомер шөкер итәрлек. Дуслар да, кирәк чакта ярдәм итүчеләр дә булды. Мин менә шул кешеләрнең, үткәндәге эшләрнең онытылмавын телим. Юбилеемны шәхесләрне искә алуга корасым килә. Мәсәлән экранда Наил Әюповның «Солдат хаты» җырын башкаруын күрсәтеп алырга, аннан соң шушы җырны хәзерге артистлардан җырлатырга була. Шулай иткәндә бу инде үткәннәргә баш ию булыр иде. Бик матур җырлар иҗат ителгән, бик күп спектакльләргә музыкалар язылган. Тамашачы спектакльдән чыкканда аларны көйләп чыга иде бит. Хәтер яңартып торганны ярата.

Камалда инде оркестр да ишәйде, юнәлеш тә башка кебек. Яңа команда сездән киңәш сорыймы?

– Мәзәк белән җавап бирәм. Театр директорыннан, киңәшчегез әйбәтме, дип сорыйлар икән. «Во!» – дигән директор, баш бармагын күрсәтеп. Шәп, чөнки бернинди киңәш бирми ди. Ә оркестр шәп, мин бер генә киңәш бирәм: тик утырмасыннар, эшләсеннәр, ә көйләрен тамашачы отып калып, театрдан көйләп чыгып китсен иде.

Тормышыгызны нинди күренеш белән тасвирлар идегез?

– Нәмәнган. Мин әле бала гына, дөресрәге, мәктәп баласы. Укулар тәмамланган, җәй башы җиткән. Әти барыбызның да мәктәпкә дигән ботинкаларын чистартып, майлап җыеп куйган. Димәк, яланаяк йөгерәбез, я сандал киябез. Ә бу юлы без яланак, ут кебек кызган комнан суга таба йөгерәбез. Табанны өтеп алган комнан котыласы килеп, баганалардан төшкән шәүләләргә төбәп чабабыз. Бер шәүлә, хәл аласың, аннары икенче шәүлә… Минем гомердә тын алырга мөмкинлек биргән андый шәүләләр дә, уттай өтеп алган кояшы да җитәрлек булды. Мин әле һаман барам, хәзер инде йөгереп булмый. Артта калган шәүләләргә рәхмәт әйтә-әйтә юлымны дәвам итәм.

Иң зур теләгегез нинди?

– Һәр көнне Камал театрының яңа бинасы төзелешен күзәтәм. Күзгә күренеп үсә, шуңа сөенеп йөрим. Инде Тинчурин театры бинасында да, хәзерге бинада да эшләргә насыйп булды, яңа бинада эшләмәсәм дә, ишеген ачып атлап керергә насыйп булсын иде, дим. Иң зур теләгем шул.

 

 


Фикер өстәү