Бөтенроссия татар дин әһелләре форумында илнең 77 төбәгеннән делегат катнашачак

«Милли тормыш һәм дин» XIV Бөтенроссия татар дин әһелләре форумында илнең 77 төбәгеннән делегат, Татарстаннан 1 меңләп дин әһеле һәм кунак катнашачак. Бу хакта матбугат очрашуында Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров әйтте. Форум 17-19 май көннәрендә Казанда узачак.

Данис Шакиров сүзләренә караганда, форумда катнашучылар өчен эчтәлекле программа әзерләнгән. «17 майда «Kazan Expo» Халыкара күргәзмәләр үзәгендә делегатлар «Russia Halal Exро 2024« күргәзмәсе белән танышачак. 18 майда «Kazan Expo» Халыкара күргәзмәләр үзәгендә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашында пленар утырыш узачак. Шулай ук әлеге көнне дин әһелләре төркемнәргә бүленеп өч фикер алышу мәйданчыгында эшләячәк«, – дип сөйләде ул.

Соңрак делегатлар «Казан» агросәнәгать паркында «Kazan Halal Market 2024» ярминкәсен карый алачак. Биредә Россиянең 20 төбәгеннән хәләл ризык җитештерүчеләр үз продукциясен тәкъдим итәчәк. 19 майда Форум делегатлары Болгар шәһәрендә узачак «Изге Болгар җыены»нда катнашачак. Быел дин әһелләре 9.30 сәгатьтә Кече манарада Тәүбә мәрасимендә катнашачак. 11.00 сәгатьтә «Изге Болгар» җыены»ның ачылыш тантанасы була, өч гаиләгә хаҗга юллама уйнатылачак», – ди Данис Шакиров.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү