Болгарда узачак көрәш турниры җиңүчесенә машина тапшырачаклар

Быел «Изге Болгар җыены» кысаларында оештырылачак милли көрәш бәйгесе батырына Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов исеменнән «Лада Гранта» машинасы тапшырылачак. Бу хакта матбугат очрашуында Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров әйтте.

Узган елгы бәйгедә Әзәрбәйҗаннан килгән Джамал Фәйзиев батыр калган иде. Аңа мотоцикл тапшырдылар.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү