Теләче районының Олы Мишә авылында “Сәламәтлек саклау” илкүләм проектын тормышка ашыру барышында фельдшер-акушерлык пунктын (ФАП) төзегәннәр. Бу хакта район советы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Модульле ФАП бинасы бу. Гомуми мәйданы – 48,8 кв.м. Җылылык, суүткәргеч, кайнар һәм җылы су, канализация, санузел белән тәэмин ителгән. Фельдшер-акушерлык пункты тиешле барлык таләпләргә туры килә. Анда диспансеризация узарга, прививка ясатырга, кан басымын үлчәтергә, башка процедуралар узарга мөмкин булачак. Ул ике торак пунктта: Олы Мишә һәм Сосновый Мыс авылларында яшәүчеләргә хезмәт күрсәтәчәк.
Учреждениедә югары категорияле фельдшер Люция Галимова (хезмәт стажы – 31 ел) эшләячәк. ФАП түбәндәге адрес буенча урнашкан: Мәктәп урамы, 5 Б йорт.
Исегезгә төшерәбез: беренчел медицина-санитария ярдәме системасын үстерү – “Сәламәтлек саклау” илкүләм проектының төп юнәлешләреннән берсе. Ул фельдшер-акушерлык пунктларын һәм мобиль медицина комплексларын төзүне, шулай ук профилактик медицина тикшерүләре үткәрүне оештыруны күздә тота. Илкүләм проектлар Россия Президенты Владимир Путинның карары буенча 2019 елдан бирле гамәлгә ашырыла.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat