Айваз Садыйров Элвин Грейның популярлашып китү серен ачты

 Алып баручы, шоумен Айваз Садыйров Элвин Грейның йолдыз булып танылу тарихын сөйләде, дип яза Матбугат.ру. үзенең телеграм-каналында. 

Әлеге язманы үзгәртмичә бирәбез: «Мин сезгә хәзер бер тарих сөйлим. Аның аша сез «Барс-медиа» продюсерлык үзәгенең легендар шәхесе, «серый кардиналы» Артемьев Радик Ивановичның никадәр оста дипломат икәнлеген күрерсез. Мин «Татар радиосы»нда баш мөхәррир булып эшләгән вакыт. Ул чакта Радик Артемьев «Барс-медиа»ның генераль продюсеры иде. Радио мөхәррире белән генераль продюсер арасында эфирда яңгыраячак түләүле ротацияләр буенча сөйләшүләр була. Генераль продюсер ротацияләрне сата, радиода әйләндерә. Безнең продюсерлык үзәге белән сөйләшеп куйган кагыйдә нигезендә бер артистның бер җырын без көнгә 3 тапкыр гына әйләндерә алабыз. Әгәр артыграк булса, халыкка ошап бетмәскә мөмкин дигән ният белән эшләнгән радио таләбе бу. Продюсерлык үзәге тарафыннан бик еш әлеге санны арттыру буенча мөрәҗәгатьләр яңгырый.

Чөнки ниндидер бер оптовик, үзенең җырларын күбрәк яңгыратырга теләүче җырчы килә дә, продюсерлык үзәге бу ротация пакетын сата. Продюсерлык үзәге өчен бу – отышлы килешү, чөнки ул никадәр күбрәк сата, шулкадәр күбрәк эшли. Берзаман миңа Радик Иванович шалтыратып ята:

– Бер җырчы элемтәгә чыкты. Аның бик тә Татарстан шоу-бизнес дөньясына үтәсе килә. Исеме – Элвин Грей. Әйдә, аның җырын көнгә 7 тапкыр куйыйк әле, – диде ул. Сүз уңаеннан, Элвин Грейның популярлыгы нәкъ шушы тарихтан соң башланды дисәк тә була.

Мин, әлбәттә, мондый «наглостьне» көтмәгән идем. Нинди 7, бездә 3 тән дә артыкны куярга ярамаганны беләсез бит, чама хисе булмаса, азрак оят хисе булсын, минәйтәм. Шунда Радик Иванович тыныч итеп:

– Юк, бу уникаль очрак, яңа формат, яңа жанр, аның җырлары популяр булачак, мин моны сизәм, әйдә куйыйк! – диде. Мин баш тарттым, тик Радик Иванович үзенең тыныч манерасы белән:

– Әйдә, кырт кисмә, алайса күпмене бирә аласың соң?

– Нууу, сезнең шәхескә хөрмәт йөзеннән максимум 4не бирә алам.

– 4 азрак, давай 6 ны бир! – 3 ротациядән 2 тапкырга күбрәк бит ул! Моны бик сорасагыз да, эшли алмыйм. Шулай бу сөйләшү берничә көн дәвам итте. Ахыр чиктә без 5 дип килештек. «Татар радиосы»нда гомергә дә ротациядә җыр 5 тапкыр яңгыраган очрак юк иде! Чыннан да, бу 5 тапкыр җырны әйләндерү үз эффектын бирде. Элвин Грей Татарстанда таныла башлады. Күпмедер еллар үткәннән соң, Радик Иванович белән дусларча гына бу сөйләшүгә кире әйләнеп кайттык. Ул:

– Дөресен әйткәндә, минем алдан ук синнән 5 ротация сорыйсы килгән иде, ләкин характерыңны белеп, мин 7 не сорадым. Сатулашып 5кә төшерттем, – диде. Юкка гына Радик Ивановичның халык арасында кушаматы «еврей» түгеллеген аңлагансыздыр.

Менә сезгә бер – лайфхак. Үзеңә кирәкле шартларны куясың, сорыйсың килә икән, арттырып сора, хәтта ул саннар гаҗәп булып тоелса да! Ахырдан сатулашып, син үзеңә кирәклесен алачаксың» — дип яза Айваз Садыйров.


Фикер өстәү


9790