Яңа Хөкүмәт төзелгәндә: зур вакыйгалар мәйданга чыгар төсле

Россия соңгы көннәрдә отставкага киткән Хөкүмәт урынына яңа Хөкүмәт төзү интригасы белән яшәде. Беренче карашка бик гадәти процесс бара: инаугурация алдыннан Хөкүмәтнең отставкага китүе, яңа Премьер сайлану, аның Хөкүмәтнең яңа әгъзаларын тәкъдим итүе – табигый нәрсәләр. 

Бу юлы мәгълүмат кыры Министрлар Кабинетының яңа составы мәйданга килүне аерым бер игътибар белән күзәтте. Башта Хөкүмәт Рәисе фигурасы тирәсендә интрига корырга тырыштылар, аннан соң вице-премьерлар һәм министрлар кандидатуралары кызыксыну уятты. Интрига инаугурациягә кадәр үк башланды: оборона министры урынбасары кулга алынды, урта һәм эре бизнесның активлары хөкүмәт файдасына тартып алына, дәрәҗәле генә кешеләр коррупция җәнҗалына эләгә һәм төрмә шулпасы эчәргә озатыла…  Илнең нинди геосәясәт сикәлтәсенә эләгүен искә алганда, табигый күренешләр болар, әмма ике дистә елдан артык сәяси тотрыклылык шартларында яшәгән Россиядә гайре табигый буларак кабул ителә.

Яңа сайланган Путин иске Путин булып кала алмый, болар икесе ике шәхес булырга тиеш дигән фикерләү өстенлек алды: элиталар да үзгәрешләр көтте. Әмма Кремль бу фикерләргә янә тотрыклылык белән җавап бирде: Хөкүмәт Рәисе кандидатурасы – янә Мишустин. Никтер таң алдыннан игълан ителде ул. Күрәсең, яңа Хөкүмәт мәсьәләсе югарыда да җиңел чишелмәгән: ял да итмичә, төнге киңәшмәләр барган. Хөкүмәтнең Мишустин тарафыннан тәкъдим ителгән социаль-икътисад блогында косметик үзгәрешләр бар. Бер фигура – беренче вице-премьер Белоусовның исемлектә булмавы җиңелчә интрига тудырды. Сер түгел: соңгы вакытларда Хөкүмәтнең икътисад сәясәтен Белоусов билгеләде. Курска үзгәрешләр кертелә дип аңларга була аның постыннан китүен.

Министрлар Кабинетының көч блогын – силовикларны Хөкүмәт Рәисе түгел, Президент тәкъдим итә. Нәкъ менә шул тарафта үзгәрешләр көтелә дә иде инде. Күпчелек ким дигәндә оборона министры алышыныр дип фаразлады. Якшәмбедән дүшәмбегә каршы төндә (тагын төн) телеграм-каналлар шау итте. Шойгу, чынлап та, постыннан китә, әмма… обоймада кала. Ул – Куркынычсызлык советының яңа секретаре. Барлык силовиклар дилбегәсен кулында тоткан Патрушев исемлектә юк. Башка силовиклар урыннарын саклый. Белоусов фигурасы оборона министры буларак калкып чыга. Болар барысы да – зур үзгәрешләр прологы дип фаразлыйбыз. Ел ахырына кадәр үк зур вакыйгалар мәйданга чыгар, мөгаен.

 


Фикер өстәү