Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, хәләл ярминкәләр үткәрү – Татарстанда күркәм традиция булып тора. Бу хакта ул бүген башланган “Россия – Ислам дөньясы: KazanForum” кысасында үз эшен башлаган “Kazan – Halal Market 2024” ярминкәсенең ачылыш тантанасында әйтте.
“Мин сезнең барыгызны да ачылыш тантанасында сәламләргә бик шат, – диде Рөстәм Миңнеханов. – Хәләл ярминкә – быел унбишенче тапкыр үткәрелүче “KazanForum”ның тәүге рәсми чарасы. Без республикага күрсәткән ышаныч һәм ярдәм өчен Россия Президенты Владимир Путинга һәм Россия Хөкүмәтенә рәхмәтле.
Татарстан Рәисе әйтүенчә, Халыкара икътисадый форум икенче ел рәттән федераль статустка ия. “Җыенда катнашучылар саны да бермә-бер артты. Бу – Россиянең Ислам дөньясы белән хезмәттәшлекне алга таба да үстерүнең әһәмиятен һәм кирәклеген чагылдыра. Бүген дөньякүләм хәләл продукция базары даими үсештә. Татарстанда гына да хәләл продукция җитештерүче 100дән артык предприятие бар. Аларның товарлары якын һәм чит илләргә чыгарылуы сөендерә”, – диде Татарстан Рәисе.
Рөстәм Миңнеханов ярминкәдә катнашучыларга уңышлар теләде.
Билгеле булганча, “Kazan – Halal Market 2024” ярминкәсе 14-19 май көннәрендә “Казан” агросәнәгать паркында эшләячәк. Керү – бушлай. Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров әйтүенчә, быел биредә 4,5 мең товар тәкъдим ителгән. Ярминкәдә 72 компания, шул исәптән, Әфганстан, Әзәрбайҗан, Төркия, Иран кебек чит ил вәкилләре дә катнаша.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat