«Мәрхәмәт – Милосердие» әгъзалары Әзәрбайҗан омбудсмены Сабина Алиева белән очрашты

«Мәрхәмәт – Милосердие» берләшмәсе депутатлары Әзәрбайҗан Республикасының Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле Сабина Алиева белән очраштылар. Бүген республика парламентында узган очрашуда кеше хокуклары һәм ирекләре, гаиләне, аналарны һәм балаларны яклау, киләчәктә уртак хезмәттәшлек турында сөйләштеләр.

Сабина Алиева Татарстан башкаласына «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum 2024» XV халыкара икътисадый форумында катнашу өчен килде. Омбудсменның «Хатын-кыз карашы» трегы кысаларында хатын- кызлар хокукларын яклау темасына чыгышы планлаштырыла, чараны икенче ел рәттән Татарстан Дәүләт Советының «Мәрхәмәт – Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе оештыра. «Мин безгә бик якын булган Татарстанга килүемә бик шатмын. Коллегаларыма, депутатларга парламент эшчәнлеге, аның тарихы һәм бүгенгесе белән танышу мөмкинлеген тудырулары өчен рәхмәт белдерәм, – дип билгеләп үтте Сабина Алиева. – Без Россия – Әзәрбайҗан хезмәттәшлеге кысаларында республикаларыбыз арасында барлык юнәлешләрдә дә хезмәттәшлекне үстерергә тиешбез».

«Мәрхәмәт – Милосердие» берләшмәсе җитәкчесе Алсу Нәбиева очрашуны ачып, «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum 2024» халыкара икътисадый форумы кысаларында Әзәрбайҗан хатын-кызлары белән актив хезмәттәшлекне билгеләп үтте.

Быел KazanForum-2024тә «Хатын-кыз карашы» трегы 7 сессиядә тәкъдим ителәчәк, анда дөньяның 17дән артык иленнән һәм Россиянең күп кенә төбәкләреннән 50гә якын спикер катнашачак. Катнашучылар хатын-кызның сәясәттәге роле турында сөйләячәк, хатын-кызлар эшкуарлыгын үстерүнең уңышлы тәҗрибәсе белән уртаклашачак, традицион гаилә кыйммәтләре һәм әдәпле мода турында сөйләячәк. «Узган елда безнең форумда катнашкан Әзәрбайҗанның актив хатын-кызлары белән яхшы элемтәләр урнашты, алар быел да бу чарада катнашачак, – диде Алсу Нәбиева. – Быел бездә беренче тапкыр хатын-кызның сәясәттәге роле белән бәйле мәйданчык тәкъдим ителәчәк. Моннан тыш, туклану һәм сәламәтлек мәсьәләләре буенча сессияләр эшләячәк. Безнең төп бурыч – тәҗрибә уртаклашу һәм киләчәк партнерлар белән яңа элемтәләр булдыру. Узган ел безнең берләшмәнең хатын-кыз депутатлары катнашында хезмәттәшлек турында 16 килешү имзаланган иде».

Татарстанда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская «Мәрхәмәт – Милосердие» депутат берләшмәсе белән хезмәттәшлек һәм уртак проектлар турында сөйләде. Сәрия Сабурская «кайнар линия» проектын халык белән нәтиҗәле элемтә ысулы дип атады, анда депутатлар, омбудсмен, профильле министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре онлайн режимда кешеләрнең социаль ярдәм мәсьәләләре буенча сорауларына җавап бирәләр.

«Хатын-кыз карашы» трегының пленар сессиясе иртәгә, 15 майда 10:30 сәгатьтә «Казан Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәгендә ачылачак.


Фикер өстәү