Пакьстаннан – дөге, Азәрбайҗаннан – җиләк-җимеш кайнатмасы, Чирмешәннән – киндер чәе. Башкалада 14–19 майда уза торган «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» кысасында «Kazan – Halal Market 2024» ярминкәсе эшли башлады. Аның ачылыш тантанасында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов та катнашты. Хәләл атна нәрсәләр белән истә калачак?
Керү бушлай
Татарстан башкаласы кунаклар кабул итә. Казанда башланган Халыкара икътисадый форумга 80 илдән 20 меңнән артык кунак килүе көтелә. Башкалада KazanForum кысасында башланган хәләл ярминкәдә дә алма төшәрлек тә урын юк иде. «Казан» агросәнәгать паркына килүчеләрне Рөстәм Миңнеханов сәламләде.
– Halal Market – быел унбишенче тапкыр үткәрелүче «KazanForum»ның тәүге рәсми чарасы. Без республикага күрсәткән ышаныч һәм ярдәм өчен Россия Президенты Владимир Путинга һәм Россия Хөкүмәтенә рәхмәтле, – диде ул.
Аның сүзләренә караганда, хәләл ярминкәләр үткәрү – Татарстанда күркәм традиция булып тора. «Бүген дөнья күләмендә хәләл продукция базары даими үсештә. Татарстанда гына да хәләл продукция җитештерүче 100дән артык предприятие бар. Аларның товарлары якын һәм чит илләргә чыгарылу сөендерә», – диде Татарстан Рәисе. Ул ярминкәдә катнашучыларга уңышлар да теләде.
Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров әйтүенчә, быел ярминкәдә 4,5 мең атамадагы товар тәкъдим ителгән. «Сәүдә эшендә 72 компания, шул исәптән, Әфганстан, Азәрбайҗан, Төркия, Иран, Пакьстан кебек чит ил вәкилләре дә катнаша», – диде ул. Керү бушлай. Ярминкә вакытында агросәнәгать паркы гадәти режимда эшләячәк. Хәләл чара алдыннан сәүдә мәйданын тулысынча юып та чыгарганнар. Кайбер мәгълүматларга караганда, моңа 770 мең сумнан артык акча тотылган.
Әфганстан кәнфите
– Без сәнәгать паркы ачылганнан бирле диярлек биредә хәләл ит сатабыз. Шуңа күрә ярминкә үткәрүгә бәйле артык бернинди үзгәреш тә сизмәдек. Продукциянең куркынычсызлыгын тикшерү чараларын арттырдылар, шул гына, – ди Чувашиянең Батыр районыннан килгән эшкуар Зөлфия Хөсәенова. – Бәяләр дә шул ук. Сыер ите, мәсәлән, 450 сумнан башлана. Итне үзебез җитештерәбез.
Сөт ризыклары сатучы Гөлинә Мостафинага бу көннәрдә киштәдән кайбер төр продукцияне алып куярга туры килгән, тик бер дә зарланмый ул.
– Барысы да хәләл стандартларга туры килергә тиеш икәнен аңлаттылар. Мәсәлән, сырга кушыла торган «сычужный» ферменты дуңгыз маеннан эшләнгән булырга мөмкин. Шуңа күрә ул хәләл түгел. Бу көннәрдә фәкать «микробиаль» ферментлы сырлар гына сатабыз. Эремчек белән дә шул ук хәл: сөт маен алмаштыручы продуктлар гына рөхсәт ителә, – ди ул. – Хәләл булмаган сөт ризыкларын читкәрәк алып куйдык. Ярар соң, соңрак сатарбыз. Куркыныч түгел. Шундый зур халыкара ярминкәдә катнаша алуыбыз өстенрәк.
Быел ярминкәгә ил төбәкләреннән хәләл продукция җитештерүчеләрне дә чакырганнар. Иршат Абдулкәримов уллары Илназ һәм Илсаф белән Түбән Новгород шәһәреннән килгән. Казылык саталар. «Безне ярминкәгә Бөтендөнья татар конгрессы чакырды. Тәүге тәҗрибәбез. Казан бик ошый. Без бик канәгать. Сатып алучыларны көтәбез», – ди алар.
Ярминкә әле ачылуга гына карамастан, хәләл рәтләр арасында сатып алучылар да җитәрлек. Лилия һәм Ралиф Сәлахиевлар Казанга Киров өлкәсеннән туганнарына кунакка килгән. «Форсаттан файдаланып, ярминкәгә дә килдек. Әллә күпме товар сатып алдык менә», – ди алар, кулларындагы ике тәгәрмәчле арбага төртеп күрсәтеп. Бу юлы киндер чәе янында тукталганнар иде. Әлеге төр продукцияне Чирмешәндә җитештерәләр икән.
– Бишенче ел районда киндер үстерәбез, – ди эшкуар Данил Сәхабетдинов. – Бу – бернинди калдыксыз сәнәгать. Мәсәлән, киндер яфрагыннан – чәй, орлыгыннан – май, сабагы һәм тамырыннан – мендәр һәм матраслар өчен махсус чимал ясыйбыз.
Әфганстаннан Әхмәт Мирзода исә ярминкә кунакларын чын күңелдән чит ил кәнфите белән сыйлый.
– Былтыр Казахстанда узган хәләл ярминкәдә катнаштык. Быел Татарстанга килергә булдык. Казан – бик матур халыкара шәһәр. Кешеләре бик ачык. Сезне ничек сыйламыйсың инде, – ди кондитер ризыклары җитештерүче.
Хәләл җыен
Татарстан башкаласында «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисадый форумы башланды. Быел ул унбишенче тапкыр уза һәм 19 майга кадәр дәвам итәчәк. Төп очрашу урыны – «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәге. Форум кысасында 200дән артык эшлекле, мәдәни, белем бирү һәм спорт чарасы узачак дип көтелә. Төп сөйләшүләр ислам финанслары һәм хәләл индустриягә бәйле булачак, әлбәттә. Билгеле булганча, былтыр Россия Президенты Владимир Путин тәкъдиме белән икътисадый җыен федераль статус алды. Шуңа күрә дә форумда катнашырга теләк белдерүчеләр бермә-бер артты. Чагыштыру өчен, 2022 елда Казанда узган икътисадый җыенда 6400гә якын кеше катнашса, былтыр кунаклар саны 16 меңлек чикне узды.
Фикер
Дмитрий Краснов, Россиянең агросәнәгать комплексы продукциясен экспортлауны үстерү федераль үзәге җитәкчесе:
– Татарстанга Россия хәләл индустрия үсешенә керткән зур өлеше өчен рәхмәт. Ил күләмендә хәләл стандартлары буенча эшләүче һәр бишенче сәнәгать Татарстанда урнашкан. Бүген дөнья күләмендә, хәтта мөселман булмаган илләрдә дә хәләл продукциягә карата кызыксыну арта. Чөнки хәләл стандартлары буенча җитештерелгән продукция иң югары сыйфатлысы, тәмлесе һәм куркынычсызы буларак кабул ителә.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat