Галимнәр фастфуд белән татлы ризыкларның баш миенә ничек тәэсир итүе турында сөйләделәр. Баллы ризыкны даими куллану баш миенең эшчәнлеген үзгәртә.
Германиянең Кельн шәһәрендәге метаболизмны тикшерү институты галимнәре АКШ тагы Йельск университеты белән берлектә майлы һәм баллы ризыкның баш миенә ничек тәэсир итүен ачыкладылар.
Cell Metabolism газетасында басылган тикшеренүләр нәтиҗәсеннән күренгәнчә, галимнәр мондый ризыкның мидәге дофаминергик системаны активлаштыруын әйткәннәр. Бу система үз чиратында кабул ителгән ризык төрен үзгәрткән өчен баш миен «бүләкли», ягъни мотивацияли.
«Баш миенең активлыгын тикшергәндә, аның чипсы һәм башка зарарлы азык-төлек куллану нәтиҗәсендә үзгәрешләр кичерүен күрдек. Ул үзе дә сизмәстән мондый ризыкка өстенлек бирә башлый. Баш миендәге шушы үзгәрешләрдән чыгып, без үзебез дә шундый төр ризыкны ярата башлыйбыз. Гадәттә бу май һәм шикәр күп булган продуктлар була», — дип яза тикшеренүләрнең җитәкчесе Марк Титтгемейр.
Тикшеренүләрдә ике төркем кеше катнашкан. Беренчеләренә, гадәти ризыкка өстәп, зур булмаган, әмма бик майлы һәм баллы пудинг биргәннәр. Икенче төркемдәгеләр исә калориясе шул ук булган, әмма майсызрак ризык ашаганнар. Сигез атна буена тәҗрибәдә катнашучыларның ми активлыгын тикшергәннәр. Беренче төркемдәге кешеләрнең авырлыгы икенчеләргә караганда артыграк артмаган, кандагы шикәр һәм холестерин күрсәткечләре дә үзгәрмәгән. Әмма галимнәр әйтүенчә, моңа кадәр андый ризыклар ашамасалар да, яңа бәйлелек барлыкка килгәнгә, аларга алга таба баллы ризыктан баш тарту авыр булачак.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat