«KazanForum» Халыкара икътисадый форумы тантаналы рәвештә ачылды

«Казан Экспо»да «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» Халыкара икътисадый форумы һәм Russia Halal Expo икьтисадый һәм фәнни-техник хезмәттәшлек халыкара күргәзмәсенең ачылыш тантанасы узды. Анда катнашучыларны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм республика җитәкчелеге исеменнән Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин сәламләде.

«Сезне инде күп еллардан бирле Россия белән Ислам дөньясы арасында аралашу, хезмәттәшлек һәм үзара аңлашу мәйданы булып саналучы «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum – 2024» Халыкара икътисадый форумында күрергә шатбыз, – диде ул. – Быел җыенның унбиш еллыгын билгеләп үтәбез. Шушы вакыт арасында ике арадагы мөнәсәбәтләрне үстерүдә мөһим юл уздык. Бүген без горурлык хисе белән үзара хөрмәт, ышаныч һәм хезмәттәшлекне үстерүгә омтылыш турында әйтә алабыз.

Алексей Песошин әйтүенчә, Ислам дөньясы Россия өчен моңа кадәр дә, хәзер дә дөнья күләмендә мөһим икътисадый хезмәттәшләрнең берсе булып санала. «Соңгы елларда ике арадагы мөнәсәбәтләр тотрыклы үсә һәм ныгый. Моңы дәлиле буларак, соңгы өч елда Россия белән Ислам хезмәттәшлеге илләре арасындагы товар әйләнеше 37 процентка үсеп, 156 миллиард доллардан артып китте«, – диде Премьер-министр.

Алексей Песошин сүзләренә караганда, илебез мөмкинлекләре җиденче халыкара күргәзмәдә дә чагылыш тапкан. «Бу — Россия төбәкләре һәм Ислам хезмәттәшлеге илләре катнашындагы икьтисадый һәм фәнни-техник хезмәттәшлекнең ил күләм зур күргәзмәсе. Биредә 11 чит илдән һәм илнең 17 төбәгеннән вәкилләр бар», – диде ул әлеге күргәзмәнең үзара элемтәләр урнаштыру, бизнесны үстерүгә яхшы мәйдан булуына ишарәләп.

Ачылыш тантанасына Россия икътисадый үсеш министры урынбасары Дмитрий Вольвач, Ливия дәүләтенең тышкы эшләр һәм халыкара хезмәттәшлек министры Абдуллаһи Ибраһим Лахвейж, Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең икътисад министры урынбасары Абдулла Алсалих, Хәләл хезмәтләр ислам палатасы генераль дирһкторы Ашраф Әл Танбули да чакырулы иде.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү