Буа халкы СВО зонасына бронежилет, мотоцикл һәм ике автомобиль җибәргән

Буадан махсус хәрби операция зонасына чираттагы гуманитар йөк җибәрелгән. Район предприятиеләре һәм оешмалары, шулай ук битараф булмаган халык хәрби хәрәкәтләр зонасына йөзләгән посылка, акча һәм башка бик күп кирәк-яраклар тапшырган. Бу хакта «Татар-информ» хәбәр итә

Гуманитар ярдәм штабы үз эшен бер генә минутка да туктатмый, аның ишекләре көн саен гуманитар ярдәм кабул итү өчен ачык. Аның бер вәкиле Резедә Мостафина алгы сызыктагы хәрбиләр белән дә, аларның гаиләләре белән дә элемтәдә тора, штабка кешеләр килеп торуын әйтә.

«Без чираттагы йөкне җибәрәбез. Бу эштә хәрбиләрнең туганнары, оешмалары, предприятиеләре бик актив катнашты. Соңгы мизгелгә кадәр шәһәр халкы махсус хәрби операция зонасындагыларга ярдәм итү теләге белән килде», — дип сөйләде ул.

Микроавтобус йөртүчесе Игорь Попов — хәрби хәрәкәтләр ветераны, шуңа күрә шәхси тәҗрибәсендә моның ничек булуын белә. Туган илдән еракта туганнарыннан һәм якыннарыннан хәбәр һәм посылка алуның көтеп алынган мизгел булуын аңлый. Ул гуманитар йөк белән хәрбиләр янына 8нче тапкыр бара.

«Хәрбиләр янына йөрәк кушуы буенча сигезенче тапкыр барабыз, алар безне һәрвакыт көтә», — дип сөйләде Игорь Попов.

Бу йөккә бронежилет, госпитальләр өчен медикаментлар, шәһәр халкы өчен төзелеш материаллары кергән. Шулай ук хәрбиләргә өч берәмлек техника: мотоцикл һәм ике автомобиль тапшырачаклар.

«Чираттагы тапкыр зур гуманитар ярдәм махсус хәрби операция зонасына җибәрелә. Анда посылка, аптечка, тимер мичләр дә, газ плитәләре дә, штурм квадрокоптерлары да, бронежилетлар да, телевизорлар да бар. Шулай ук Лисичанскида яшәүчеләр өчен ике километрдан артык торба алып баралар», — дип билгеләп үтте Буа муниципаль районы башлыгы Ранис Камартдинов.

Муниципалитет җитәкчеләре бу йөкнең соңгысы булмавын, яңасын җыя башлаячагын билгеләп үттеләр.

Украинада махсус хәрби операция Россия Президенты Владимир Путин карары буенча 2022 елның 24 февраленнән уздырыла. Россия хакимияте аның куелган максатларга ирешүгә кадәр дәвам итәчәген берничә тапкыр белдерде. Алар арасында Россия иминлеген гарантияләүче шартлар булдыру да бар.

Россия Кораллы көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында һәм 117 телефон номерына шалтыратып белергә була.

Материал Рөстәм Әхмәдуллин ярдәмендә әзерләнде

 

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү