Без яшьләр дипломатиясен һәм дипломатия ведомстволарының яшь хезмәткәрләре арасында элемтәләрне үстерүдә зур мөмкинлекләр күрәбез. Бу хакта бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасы илләре яшь дипломатларының VIII форумында хәбәр итте.
Исегезгә төшерәбез, быел ИХО илләренең Яшь дипломатлары форумы Татарстанда сигезенче тапкыр үткәрелә. Шул чор эчендә форумда 40 илдән 250дән артык вәкил катнашты. Шулай ук соңгы ике елда Татарстан башкаласында 300дән артык делегат катнашында ике тапкыр Яшь дипломатларның глобаль форумы уздырылды.
Очрашуда Яшьләр дипломатиясе академиясе рәисе Дилбәр Садыйкова Яшь дипломатлар форумы эшчәнлеге, җәмәгать дипломатиясе проекты һәм Казан дипломатия клубы линиясе буенча чаралар турында сөйләде. Очрашуда катнашучылар шулай ук Россия тышкы эшләр министры Сергей Лавровның видео сәламләвен тыңладылар. Рөстәм Миңнеханов Россия тышкы эшләр министры Сергей Лавровка, Яшь дипломатлар советы рәисе Константин Колпаковка, Россия Тышкы эшләр министрлыгының бөтен коллективына ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде.
Быел очрашуның төп темасы яңа күп поляр дөнья дипломатиясе булды. Бу дөньяны сез дә формалаштырачаксыз, диде Рөстәм Миңнеханов. Ул ассызыклаганча, бүгенге дөнья шактый катлаулы, шуңа күрә күп кенә катлаулы мәсьәләләрне дипломатия ярдәмендә хәл итү аеруча мөһим. Татарстан Рәисе фикеренчә, безнең өчен халыкара яшьләр хезмәттәшлеген ныгыту яшьләр дипломатиясен үстерү бик мөһим.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бүген Татарстан һәм Россия Федерациясе Ислам илләре белән төрле форматларда һәм юнәлешләрдә тыгыз һәм нәтиҗәле хезмәттәшлек итә.
Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, май башында ил җитәкчелеге кушуы буенча, Россия делегациясе җитәкчесе буларак ул Гамбиядә Ислам хезмәттәшлеге оешмасына кергән илләрнең дәүләт һәм Хөкүмәт башлыкларының 15 нче саммитында катнашты. Форум кырларында берничә мөселман дәүләте җитәкчеләре белән очрашулар узды, дип сөйләде Рөстәм Миңнеханов. «Мин 20 миллионнан артык мөселман яшәгән Россиянең ислам дөньясы белән аралашу, элемтәләр урнаштыру һәм Ислам динендә булган Россия халкына дин тотучылар өчен кирәкле барлык ихтыяҗларны тәэмин итү мөмкинлеге булуны зур казаныш дип саныйм. Без ислам дөньясының Россиягә карата зур кызыксынуын, шулай ук хезмәттәшлегебезне киңәйтү өчен мөһим потенциалны күрәбез», – диде Рөстәм Миңнеханов, товар әйләнеше арта.
Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, ислам дөньясының күпчелек илләре белән товар әйләнеше күләме әлегә түбән. «Әмма мин хәзерге дөнья чынбарлыгында икътисадый кооперация өчен яңа мөмкинлекләр барлыкка килә, дип саныйм. Без аларны активрак кулланырга тиеш. Һәм монда сез – яшь дипломатлар Россия белән сезнең илләр арасында ниндидер юл күрсәтүчеләр була аласыз, бизнес, мәдәният, спорт вәкилләрен җәлеп итә аласыз», – диде ул.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat