Хатын-кызлар Россия һәм Ислам дөньясы илләре арасында социаль-икътисадый юнәлшетә халыкара хезмәттәшлекне үстерүгә өлеш кертә. РФ Федерация Советы каршындагы Евразия хатын-кызлар форумы Советы рәисе, сенатор Галина Карелова «KazanForum» кысасында «Хатын-кыз карашы» трегы ачылышында шулай дип белдерде.
Билгеле булганча, «KazanForum» кысасында «Хатын-кыз карашы» трегы эшли. Ул инде икенче ел рәттән оештырыла. «Хатын-кыз карашы»ның оештыручылары – Татарстан Дәүләт Советындагы хатын-кыз депутатларның «Мәрхәмәт-Милосердие» берләшмәсе әгъзалары.
Быел әлеге трек биш юнәлеш буенча эш алып бара: хатын-кызның сәясәттәге роле, традицион гаилә кыйммәтләре, хатын-кыз сәламәтлеге, ислам модасы, уңыш серләре.
Пленар утырыштагы сәламләү чыгышында Галина Карелова билгеләп үткәнчә, соңгы өч елда Россиянең ислам дәүләтләре (Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләре) белән товар әйләнеше 30 процентка арткан. «Әлбәттә, монда хатын-кызлар өлеше дә бар», – диде Галина Карелова. Әйтик, хатын-кызлар тырышлыгы белән кайбер өлкәләр буенча халыкара килешүләр төзелгән (мәсәлән, җиңел сәнәгать).
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat