Кияү белән кәләш никахлашкан көнне аерылышканнар: сәбәбе шаккатыргыч

Рязань өлкәсендә гаилә корган пар бер көн дә яшәмичә калган. Бу хакта “Пресса” нәшрияты төбәкнең ЗАГС идарәсе җитәкчесе Елена Сорокина сүзләренә таянып яза.

Болай булган. Кияү белән кәләш никахлашу тантанасыннан соң күренекле урыннар буйлап йөрергә, фотога төшәргә дип киткән.

“Бермәл кияү ялгыш кына сөеклесенең күлмәгенә баскан. Туй киеменең бер җөе шартлап сүтелгән. Шулчак кәләш, ялт кына борылып, иренең йөзенә чәчәк бәйләме белән китереп бәргән. Тегесе китеп барган”, – дип сөйләгән Сорокина.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү