Рөстәм Миңнеханов: «Без хезмәттәшлек өчен һәрвакыт ачык»

«KazanForum» кысасында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов чит ил дәүләтләре илчеләре белән очрашты. Чарада 30дан артык дипломат катнашты.

Рөстәм Миңнеханов илчеләргә унбишенче «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» Халыкара икътисадый форумына килүләре һәм Россия, аның төбәкләре белән хезмәттәшлек итү мөмкинлекләрен үстерүгә керткән өлешләре өчен рәхмәт белдерде.

Татарстан Рәисе искәрткәнчә, «KazanForum»ның программасы бик бай – ислам финанслары, партнерлык банкингы, экспортны үстерү, эшкуарлык һәм инвестицияләр кебек темаларга күп төрле сессияләр, фикер алышулар, түгәрәк өстәлләр узачак. «Безнең ил өчен Ислам илләре белән хезмәттәшлек итү һәрвакытта да тышкы сәясәтнең төп юнәлешләреннән берсе булып тора», – диде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Рәисе сүзләренә караганда, Татарстан мөселман компанияләре һәм инвесторлар белән даими элемтәдә. Рәсми дәрәҗәдә дә, эшлекле мөнәсәбәтләр өлкәсендә дә хезмәттәшлек дәвам итә. «Моңа сезнең тырышлык һәм ярдәм нәтиҗәсендә ирешәбез», – диде Татарстан Рәисе.


Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, ул 2014 елдан бирле җитәкли торган «Россия – Ислам дөньясы» стратегик күзаллау төркеме кысасында да зур эш алып барыла. Сүз уңаеннан, иртәгә Төркемнең чираттагы утырышы узачак. «Россиядә 20 миллионнан артык мөселман яши», – дип ассызыклады Татарстан Рәисе.

Утырышта хәбәр итүләренчә, былтыр Татарстан белән Ислам хезмәттәшлеге илләре арасында товар әйләнеше 87 процентка үсеп, 5,7 миллиард доллар тәшкил иткән. Мисыр, Малайзия, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Тунис кебек илләр белән үзара сәүдә сизелерлек арткан. Азия һәм Африка илләрендәге хезмәттәшләр белән элемтәләр ныгый.

Чара барышында чит ил дәүләтләре илчеләре Россия һәм аның төбәкләре белән хезмәттәшлекне үстерү юнәлешләрен дә атады. Катарның Россиядәге илчесе Әхмәт Бән Насер Әл Тани Россия һәм аның төбәкләре белән бүгенге хезмәттәшлек дәрәҗәсен югары бәяләде. Ул бу эшкә Владимир Путин керткән өлешне билгеләп үтте: Россия Президенты 2003 елда ук Росиянең Ислам илләре белән хезмәттәшлегенең стратегик мөмкинлекләре турында әйтте. Бүген Россия Ислам хезмәттәшлеге илләре оешмасы каршында күзәтүче булып тора.

Төркия илчесе игътибарны ике ил арасындагы товар әйләнешенә җәлеп итте. Былтыр ул 56 миллиард долларга диярлек җиткән. «Төркия компанияләре республикага 2,5 миллиард доллар якын инвестиция кертте. Татарстанда безнең инвесторлар өчен яхшы шартлар тудырылган. Безнең хезмәттәшлек алга таба да ныгыячагына ышанабыз», – диде Танжу Бильгич.

Гамбиянең Россиядәге илчесе Ибрайм Сисей Африка бизесының Россиядәге, шул исәптән, Татарстандагы комапнияләр белән эшлекле мөнәсәбәтләне киңәйтергә теләвен әйтте. Фәләстыйнның Росиядәге илчесе Абделхафиз Нофаль Газзә секторындагы низагка игътибар, шулай ук сәяси, гуманитар ярдәм өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Очрашу ахырында Рөстәм Миңнеханов Казанда быел БРИКС уеннары һәм БРИКС саммиты узачагына ишарәләп, илчеләр белән кабат очрашуга ышаныч та белдерде. «Без хезмәттәшлек өчен һәрвакыт ачык», – диде ул.


Фикер өстәү