Фәрит Мөхәммәтшин халыкара форумда катнашучыларны сәламләде

Бүген Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасының конгресс-залында Сәүдә-сәнәгать палаталарының халыкара форумы ачылды. Анда 17 чит илдән һәм Россия Федерациясенең 40 төбәгеннән 300дән артык сәүдә-сәнәгать палатасы вәкилләре катнаша. Форум «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисадый форумы кысаларында уза. Татарстан җитәкчелеге исеменнән пленар дискуссиядә катнашучыларны Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сәламләде.

Россия Федерациясе Сәүдә-сәнәгать палатасы президенты Сергей Катырин Россия төбәкләренең һәм чит илләрнең сәүдә-сәнәгать палаталары җитәкчеләре очрашуын ачты. Татарстан җитәкчелегенә әлеге очрашуны һәм форумны югары дәрәҗәдә оештырулары өчен рәхмәт белдереп, ул илдә республиканың Сәүдә-сәнәгать палатасының алдынгы позицияләрен билгеләп үтте һәм Россия төбәкләре сәнәгатьчеләренең чит ил партнерлары белән хезмәттәшлегенең нәтиҗәлелегенә ышаныч белдерде.

Фәрит Мөхәммәтшин шулай ук республика бизнес-берләшмәләре арасында төп урынны алып торучы Татарстан Сәүдә-сәнәгать палатасы эшчәнлегенә югары бәя бирде. «Татарстан Палатасы эшлекле җәмәгатьчелекне республика хакимиятенең барлык тармаклары белән бәйләүче күпер булып тора, аның мәнфәгатьләрен федераль һәм региональ дәрәҗәдә яклый, норматив-хокукый базаны эшләүдә актив катнаша. Татарстан Сәүдә-сәнәгать палатасының абруе турында аның 2021 елдан бирле үткәрелеп килгән Сәүдә-сәнәгать палаталарының халыкара форумының яхшы традициягә әверелүе, «КазанФорум»ның эш программасына туры килүе дә дәлилли», – диде ул.

Татарстанның уңышлы социаль-икътисади үсеше турында сөйләгәндә, Фәрит Мөхәммәтшин бүген республиканың Россиянең динамик үсештә булган терәк субъекты, сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы җитештерүе күләме, фәнни-техник һәм мәгариф потенциалы буенча лидерларның берсе булуын билгеләп үтте. Дәүләт Советы Рәисе әйтүенчә, Татарстанның тотрыклы үсеше өчен тагын бер төп өстенлеге – төрле милләт вәкилләренең тынычлыкта яшәве.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү