Казан Кремлендә Рөстәм Миңнеханов Гурбангулы Бердымөхәммәдов белән очрашты

Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Төрекмәнстанның милли лидеры, Төрекмәнстанның Халык Мәсләхәте Рәисе Гурбангулы Бердымөхәммәдов белән очрашты. Очрашу Казан Кремлендә узды.

Гурбангулы Бердымөхәммәдов бүген кич Казанга KazanForum Халыкара икътисадый форумында һәм «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме утырышында хөрмәтле кунак сыйфатында катнашачак.

Рөстәм Миңнеханов, очрашуны ачып, Төрекмәнстан Халык Мәсләхәте Рәисенә чакыруны кабул иткәне һәм Татарстанга Төрекмәнстан вәкиллекле делегациясе җитәкчелегендә килгәне өчен рәхмәт белдерде. «Сез KazanForumда һәм «Россия — Ислам дөньясы» стратегик караш төркемендә катнашуыгыз белән дөнья җәмәгатьчелеге өчен бик яхшы сигнал бирәсез», – диде Татарстан Рәисе.

«Мөселман илләре белән үзара хезмәттәшлекне киңәйтү – Россия тышкы сәясәтенең өстенлекле юнәлешләренең берсе. Шуңа бәйле рәвештә безнең «Россия – Ислам дөньясы» төркеме берләштерүче халыкара иҗтимагый платформа булып тора», – дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов. Ул Гурбангулы Бердымөхәммәдовка илләр арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгытуга юнәлдерелгән Татарстан белән хезмәттәшлекне үстерүгә аерым игътибар биргәне өчен тирән рәхмәтен белдерде.

Безнең өчен Россия һәм Төркмәнстан мөнәсәбәтләре бик мөһим, алар бик конструктив, һәм Татарстан монда үз өлешен кертә, диде Рөстәм Миңнеханов. «Бүген Төркмәнстан — прогрессив һәм чәчәк атучы ил, анда Сез эшләгән вакытта да күп эшләр башкарылган, һәм Сезнең яхшы традицияләр дәвам итә», – диде ул, Гурбангулы Бердымөхәммәдовка мөрәҗәгать итеп.

Үз чиратында, Гурбангулы Бердымөхәммәдов Рөстәм Миңнехановка Төркмәнстан делегациясен җылы кабул иткәне өчен рәхмәт белдерде.
«Бу колачлы форумда катнашу мөмкинлеге өчен рәхмәт белдерәсем килә. «Россия — Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме — ислам илләре белән үзара хезмәттәшлек итүнең бик мөһим коралы», – диде Төрекмәнстанның Халык Мәсләхәте Рәисе.

Уд Форумның барлык катнашучыларга да уңай нәтиҗәләр китерәчәгенә ышаныч белдерде. «Төркмәнстан Президенты Сәрдар Бердымөхәммәдовтан иң җылы сәламләү сүзләрен һәм форумны уңышлы уздыру теләген җиткерәм», – диде Гурбангулы Бердымөхәммәдов.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү