Казанны чирәмдәге хоккей башкаласы итмәкчеләр

Казанны чирәмдәге хоккей башкаласы итәргә ниятлиләр. Бу хакта унбишенче «Россия — Ислам дөньясы: KazanForum» мәйданында узган «Казан – Фарсы култыгы илләре өчен төп спорт юнәлеше» дип аталган матбугат очрашуында әйттеләр.

«Без Казан – ислам дөньясының боздагы хоккей буенча спорт башкаласы» проектын расладык инде. Бу эшне башкарып чыктык. Хәзер икенче проектны күз уңында тотабыз. Казан ислам дөньясы гына түгел, ә барлык дустанә илләрнең чирәмдәге хоккейны үстерү буенча башкаласы булачак. Проектны Мәскәүдә Спорт министрлыгы һәм Чирәмдәге хоккей федерациясе белән расладык инде. Ул үсештә», – диде Африка һәм Якын Көнчыгыш илләре белән хезмәттәшлек буенча Казан халыкара институты директоры Фисал Хассан.

Аның әйтүенчә, Казанга ислам дөньясының боздагы хоккей буенча спорт башкаласы исемен яуларга Татарстанның хоккей федерациясе һәм «Ак Барс» хоккей клубы ярдәм иткән.

Фисал Хассан ачыклык та кертте: Казан 50 ил өчен чирәмдәге хоккей башкаласына әвереләчәк. «Бу — ислам дәүләтләре, шулай ук Африка һәм Якын Көнчыгыш», – диде ул.

Абу-Дабиның Су спорт төрләре клубы вице-президенты, Абу-Дабиның АДНОК илкүләм нефть компаниясенең сатып алулар хезмәте җитәкчесе Саид Әл Джасми Берләшкән Гарәп Әмирлекләреннән Казанда узачак БРИКС уеннарына алты йөзүче һәм хоккей клубы киләчәген дә хәбәр итте.

Фисал Хассан сүзләренә караганда Татарстанның йөзү федерациясе һәм Абу-Дабиның Су спорт төрләре клубы килешү имзалаган.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү