Марат Хөснуллин: «Көнбатыш дустанә илләрне аерырга тырыша»

Россия вице-премьеры Марат Хөснуллин әйтүенчә, Ислам дөньясы Якын Көнчыгышта катлаулы сынау чорын кичерә, ә Көнбатыш дустанә илләрне аерырга тырыша. Бу хакта ул Бәшир Рәмиев исемендәге lT-паркта узучы «Россия – Ислам дөньясы» стратегик күзаллау төркеме утырышында әйтте.

Марат Хөснуллин сүзләренә караганда, мөселман илләре белән хезмәттәшлекне үстерү – Россия тышкы сәясәтенең өстенлекле юнәлешләренең берсе. «Бүген әлеге хезмәттәшлек стратегик партнерлык төсмерен алды. Ул даими үсештә», – диде Марат Хөснуллин.

Россия вице-премьеры бүген дөнья күләмендәге яңа сынаулар турында да искә алды. «Моңа да карамастан, безнең мөнәсәбәтләр тотрыклы, алар алга таба бергәләп эшләргә яңа мөмкинлекләр ача», – диде Марат Хөснуллин.

Ул Төркем утырышының унбишенче «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» Халыкара икътисадый форумы белән бер вакытта узуын да искәртте. Россия вице-премьеры җыенда катнашучыларга Россия Президенты Владимир Путинның сәламләвен җиткерде.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү