Рөстәм Маликов: «Элек тә, хәзер дә заман – әрсезләр кулында»

Татарстанның халык, Башкортстанның атказанган артисты Рөстәм Маликовны кайда гына очратма кулында курай булыр. Курай моңы сине әллә кайдан үзенә җәлеп итәр, дөньяңны оныттырыр. Шушы көннәрдә танылган музыкант 75 яшен тутыра. Без аның белән тормышындагы һәм сәнгатьтәге үзгәрешләр турында сөйләштек.

Сезнең тормыш юлыгыз шактый катлаулы, Рөстәм абый. Үткәннәрдә үкенечләр бармы?

– Тормышымда бар да булды: шатлыгы да, үкенече дә. Берәүнең дә тормышы тигез юлдан бармый, нишлисең. Туган ягым Минзәлә районының Бикбау авылыннан 19 яшемдә армиягә чыгып киттем, шуннан соң анда кире кайтмадым инде. Авыл тормышы ул заманнарда шактый катлаулы, авыр иде. Әтисез кешегә бигрәк тә. Мөгаен, шуңа кире кайтырга атлыгып торылмагандыр. Без гаиләдә өч бала үстек. Рәхилә апа, Газизә апам һәм мин. Олы апабыз мәрхүм инде… Гаиләбез белән моңлы идек, ул күргән авырлыкларга бәйле түгел, тумыштан шундый булганбыз. Хәтта кушаматыбыз да «Күгәрчен» бит. Әни дә, апаларым да кычкырып җырлый торган кешеләр түгел. Эш арасында, әйтик, савыт-саба юганда, акрын гына көйләп йөриләр иде. Хәзер менә әни ягыннан кыз туганнарым Зөләйха, Зөлфирә бик матур җырлый. Ә Зөлфидә – сәнгатьле итеп шигырь сөйләү остасы. Кырыгар куплет шигырьне ятлап, каз тәннәре чыгарырлык итеп сөйли ул. Аны барыбыз да авыз ачып тыңлыйбыз.

Курай балачакта тугры дустым булды. Аны курадан, балтырган көпшәләреннән дә ясап караган бар иде. Анысы юаныч өчен булган, ә бөтен нечкәлекләренә консерваторияне тәмамлап, Уфага эшкә баргач төшендем.

Тормыштагы хәлиткеч мизгелне искә төшерик әле.

– Тормышны гел икенчегә борып җибәрә торган мизгелләр була. Шул ук армия дә минем өчен үзенә күрә бер университет булды. Писарь булып хезмәт иттем, ике елда рус теленнән грамотам ныгыды. Хәзер дә тик утырырга яратмыйм. Тавыш күнекмәләрен генә түгел, баш миенә дә шөгыль табып торам. Бу – уку да, кроссворд чишү дә. Мәктәптә укыганда ук шундый тәрбия бирделәр. Әле дә истә: мәктәп директоры Мәгъcүм абый Нуриев физикадан укыта иде, ул мәсьәләне дөрес чишүгә генә түгел, язуга да игътибар итте. «Егетләр, армиягә барасыгыз бар бит, мондый «почерк» белән писарь була алмыйсыз», – ди иде. Аның шулай әйтүе булды, матур язарга тырыша башладым, писарь булам дип, гел камиллеккә омтылдым. Армиядә, чыннан да, «Кемнең писарь буласы килә?» – дип сорадылар. Мин кулны күтәрдем. Теләк белдерүчеләр бер мин генә түгел идем. Шуннан безгә әйтеп торып текст яздырдылар. Язуым матур, хатасыз булгач, мине сайладылар.

Мәктәп турында сүз чыккач, татар теле укытучысы Факилә апа Заянованы да искә алыйк. Яше туксанны узып, күптән түгел генә гүр иясе булды. Ул Мәгъcүм абыйның хатыны иде. Алар мәктәптә шундый мохит тудырдылар ки, аннан кайтасы килми иде. Безне нинди укытучылар укыткан бит, дип сокланып искә алам мин аларны.

Гапгади авыл укытучылары тормышка саллы белем багажы белән чыгарганнар. Ә хәзер?.. Татар теле атнасына нибары бер дәрес, әдәбият берМилләт фаҗигасе бу. Әҗерен киләчәктә күрәселәребез бар әле.

Авылдан килгән, башлангыч музыкаль белеме булмаган баланы калада колач җәеп каршы алмаганнардыр. Ташлыйм да кайтып китәм дигән чаклар булдымы?

– Мин гомер буе укытучыларымнан уңдым. Музыка училищесында Михаил Федорович Кольцовка эләктем. Ул консерваториядә укыта иде, шунда йөреп укыдым. Бик кыен булды, башта бер дә алдыра алмадым. Берзаман авылдан килгәнчә итеп тә җырлый алмый башладым, болар кушканча да килеп чыкмый. Аннан Гафенко Лилия Ивановнага күчеп, үҗәтләнеп-тырышып училищены тәмамладым. Ә Кольцов менә дигән укытучы булган ул, аның нәрсә теләгәнен соңыннан барыбер аңладым. Тормышта аның мәктәбе дә кирәк булды.

Училищены тәмамлагач, Берлинны алган кебек булды инде. Дәүләт имтиханнары комиссиясе рәисе Россиянең халык артисты, педагог Зөләйха Хисмәтуллина иде. Ул имтиханнан соң фикер алышканда бу егетне консерваториягә алырга тәкъдим итәм, дигән. Хәлиткеч мизгел, дисең бит әле, менә шушы инде бу. Консерваториягә барабыз, дип ел буе әзерләнеп йөрүчеләрнең берсе дә керә алмады. Ә мин иң «слабые» идем. Кирәк бит, монда да Кольцов классына эләктем! Аллам, дим, ничек алдырып китәргә дип аптырыйм. Менә монда инде бирештем, ташлыйм, кайтып китәм, дидем дә, бер ай укырга йөрмәдем. Зөләйха апа Хисмәтуллина шуны белеп алган да, мине кафедрага чакырып сөйләште. Лазько классына барырга тәкъдим иттеләр. Бәхеткә, ярый аңа эләкмәгәнмен әле. Зөләйха апа үзенә чакырды. Менә бу Алланың рәхмәте булды инде. Беренче дәрестә үк эшем хутка китте. Беренче курсны «бик яхшы» билгеләренә тәмамладым. Укып бетергәнче вокалдан «бишле»дән түбәнгә төшкәнем булмады. Диплом эшен яклаганда чыгыш ясаганда Зөләйха апа залда елап утырган. Зөләйха апа – шулкадәр бөек кеше, шул ук вакытта бик гади дә. Мине аналарча кайгыртты, рәхмәт аңа.

Бик еш кына Камал театры фойесында, Бауман урамында курай уйнап торуыгызны күрәбез. Бу милли уен коралын пропагандалаумы, әллә башка сәбәпләре дә бармы?

– Татар музыкасы бер җирдә дә ишетелми бит. Кафе-рестораннарга керегез, кибетләргә – бармы татар музыкасы? Юк бит, бу язылмагын тыю кебек. Бер көнне Кремль тирәсендәге кафеда акрын гына курай уйнадым. Фон кебек, тавышын тыеп кына. Башта килеп рәхмәт әйттеләр, бер минут та үтмәстән, башкаларга комачаулыйсыз дип, кисәтү ясадылар. Курай уйнау – күңел өчен. Аның белән серләшми тора алмыйм мин. Бердән, ул сулыш юллары өчен күнекмә. Икенчедән, күңелне бушату. Бөтен нәрсәне дә сүз белән әйтеп бетереп булмый бит. Курай – минем тормышымның 180 градуска борылышы сәбәпчесе дә.

Шулай Камал театры фойесында уйнау мине хатыным Ләйсән белән таныштырып кавыштырды да. Без аның белән бер уйда, бер фикердә. Илһам Шакиров җырларын тыңлап йөргәнен белгәч, аралар тагын да якынайды (интервьюның азагынача Ләйсәннең кулын ычкындырмады, гел үзе янында утыртты). Моңа кадәр мин мәхәббәтнең бар икәнен белмәгәнмен. Бар икән ул, китапларда гына түгел, тормышта да була икән. Мин хәзер үземне кеше итеп сизә башладым. Яшем җитмешне узгач, яши генә башладым. Ә яшь аермасын сизмибез дә.

Илһам абыйның җырларын хәзер инде бергәләп тыңлыйбыз. Ул миңа илһам бирә. Дөньяда андый җырчы бүтән юк.

Яшьләрдән кемнәрне тыңлыйсыз?

– Артур Исламов белән Рөстәм Насыйбуллинны.

Заманында Илһам Шакиров та тавышыгызга югары бәя биргән. Бу  стимул булгандыр.

– Без Илһам абый белән 23 ел бергә эшләдек. Ә, гомумән, филармония системасында 31 ел эшләдем. Шуның 8 елы – Уфада, 23 елы – Татар дәүләт филармониясендә. Ә иң беренче очрашу болай булды. 1971 елда Минзәлә мәдәният йортына рәссам-бизәүче булып эшкә урнаштым. Юлымда яхшы кешеләр генә очрады, дидем бит әле, миңа шул вакытта ярдәм кулы сузган хор җитәкчесе Әнәс Батыр улы Фәйрушин да – моңа дәлил. Әле яңа гына өйләнгән япь-яшь егет мине үзенә фатирга кертте. Ике бүлмәле квартираның берсен миңа бирделәр, бушка яшәттеләр. Рәхмәт төшкере, искә төшкәч, күңел тула… Эштән бергә кайтабыз бит инде, беркөнне ул миңа: «Шушы тавышың белән нишләп үзеңне әрәм итеп йөрисең? Сиңа укырга кирәк!» – диде. Аның үгетләве аркасында Казанга укырга кергән кеше инде мин. Казанга бардым, укырга кердем һәм кире Минзәләгә эшкә кайттым. Ә монда Илһам Шакиров концерты! Ул бер кичтә ике концерт куя иде. Бер концертта 25–30 җыр башкара! Шаклар катып икесен дә карадым. Концерттан соң мәдәният йорты директоры Фазыл Нәбиев миңа ымлап, уенын-чынын бергә кушып, Илһам абыйга болай диде: «Бу егет училищега укырга кереп кайтты, тоже җырлый, сине уздыра бу, Илһам абый», – ди. Илһам абый пианино уйнады, мин «Дөнья матур, дөнья киң!»не җырладым. Аңа охшатып җырларга тырышам инде. Илһам абый тыңлады да, син чыннан да мине уздырасың, дип куйды. Бер кәгазь битенә теләкләрен язып бирде. Баянчы Рөстәм Вәлиев исә: «Илһам абый миннән соң җырчы Рөстәм Маликов булачак дип әйтте», – дип сөйләгән иде. Музыкаль юлым кызыклы һәм бай булды. Вафирә Гыйззәтуллина белән дә, үз бригадам белән дә, соңрак Әлфия Авзалова белән дә эшләдем. Чын мәгънәсендә асыл затлар… Ул буын үзен-үзе аямыйча, фидакарьләрчә эшли торган буын булды. Әмма кадерләре булмады. Илһам абыйның да кадерен белмәделәр. Минем белән бер йортта яшәүче төрмәдә утырган ирнең дә, минем дә пенсия бер күләмдә дигән сүзләрен генә искә төшерик. Ул СССРның халык артисты исеменә лаек иде, бирмәделәр.

Хәзер дә, элек тә заман әрсезләр кулында булган. Күзләренә черки булып кермәсәң, сине күрмиләр дә, белмиләр дә, кадерләмиләр дә.

Җыр сәнгате ни хәлдә бүген?

– Җырчының хәле авыр хәзер. Әйтик, безнең буын элек дәүләткә кирәк иде. Без партиянең рупоры булдык. Хәзер артист беркемгә дә кирәкми. Сәнгать – үз иркендә. Кем ничек булдыра ала, шулай кылана.

Безнең бит борынгы уен кораллары да, озын көйләр дә булган һәм бар. Әмма алар беркайда да яңгырамый. Бу җәһәттән башкортлардан үрнәк аласы иде. Аларда башкару осталыгы – югары дәрәҗәдә, ә җырчы җырның тарихын белеп җырлый. Бездә җыр тарихын белү түгел, мәгънәсен аңлау да юк. «Озын җыр беләсеңме?» – дип сорасаң, «Сарман» дип җавап бирәләр. Шаккаткыч хәл… Бу өлкәдә тәртипкә салуны махсус белем бирү өлкәсеннән башлыйсы иде.

 

 


Фикер өстәү