Татарстан Рәисе, «Россия – Ислам дөньясы» стратегик күзаллау төркеме рәисе Рөстәм Миңнеханов террорчылыкның барлык чагылышларын бүгенге заманның зур проблемасы дип атады. Аның фикеренчә, террорчылар «мөселман-террорчы» сүрәтен тагуны дәвам иттерә. Бу хакта ул Бәшир Рәмиев исемендәге lT-паркта узучы «Россия – Ислам дөньясы» стратегик күзаллау төркеме утырышында әйтте.
«Быелның мартында Мәскәү өлкәсендәге террорчылык акты кансызлыгы ягыннан коточкыч фаҗига булды. Аның төп максатларыннан берсе – диннәр һәм милләтләр арасында низаг тарату. Террорчылар һәм аларның заказ бирүчеләре безнең дин белән яшеренеп, дөньякүләм җәмәгатьчелеккә «мөселман-террорчы» сурәтен таратуны дәвам иттерә», – диде Рөстәм Миңнеханов.
Шуңа күрә мондый идеологиягә каршы көрәшү, ислам диненең тынычлык дине булуын күрсәтү мөһим, дип ассызыклады Татарстан Рәисе. «Фәләстиндагы вазгыятьнең катлаулануы, Иран белән Израиль арасындагы киеренкелек бөтен дөньяны дер селкетте. Газзә секторындагы канкойгыч сугыш һәм күпчелек халыкның үлүе бөтен дөнья мөселманнарында борчу уятты», – диде Рөстәм Миңнеханов.
Бу уңайдан, Россия һәм Татарстанда гуманитар ярдәм җыю оештырылды. Рөстәм Миңнеханов республика халкына ярдәмчеллеге өчен рәхмәт әйтте.
«Без илебез Президенты Владимир Путинның утны тиз арада туктату һәм мәсьәләне сәяси яктан хәл итүгә бәйле фикерен хуплыйбыз», – диде Татарстан Рәисе.