Талия Миңнуллина: «Татарстан – ислам илләреннән инвесторлар җәлеп итү ноктасы»

Россиянең икътисадый яктан үсеш алган төбәге буларак, Татарстан ислам илләреннән ил базарына инвесторлар җәлеп итү ноктасы булып тора. Татарстанның инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина шулай дип белдерде. Ул «Казан Экспо»да урнашкан матбугат үзәгендә журналистлар белән очрашты.

Билгеле булганча, Татарстан башкаласында «KazanForum» халыкара икътисадый форумы бара. Быел ул 15 мәртәбә оештырыла. Талия Миңнулилина әйтүенчә, быелгы юбилей форумына дөньяның 85 иленнән һәм Россия төбәкләреннән 20 меңләп кеше килгән. Кунакларга бай мәдәни программадан тыш, сәнәгать предприятиеләренә экскурсияләр дә каралган. Форумның эшлекле программасы 200ләп чараны үз эченә ала.

Талия Миңнуллина сүзләренчә, ислам илләре һәм Россия арасындагы мөнәсәбәтләр хакында әйткәндә логистика, фән, технологияләр юнәлешендә хезмәттәшлекне, шул исәптән мәдәни, спорт юнәлешләрен дә күздә тоталар.


Фикер өстәү