Рөстәм Миңнехановка – ышаныч, Минтимер Шәймиевкә – хөрмәт һәм ислам илләренең тавышы. Башкалада «Россия – Ислам дөньясы» стратегик күзаллау төркеме утырышы узды. Анда күпполюслы дөнья төзелеше һәм имин үсеш турында сөйләштеләр. Татарстан Рәисе, 2014 елдан бирле әлеге төркемне җитәкләүче Рөстәм Миңнеханов алда торган куркынычлар турында да әйтте.
Утырышны башлап җибәргәндә, Рөстәм Миңнеханов иң элек шуны искәртте: бүгенге шартларда төркемнең әһәмияте артты. «Ул Россия белән Ислам хезмәттәшлеге илләре арасындагы мөнәсәбәтләрнең төп тоткасына, дуслык, үзара аңлашу, ышанычны ныгыту коралына әверелде», – диде Татарстан Рәисе.
Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, әлеге чара, глобаль дәрәҗәдә диннәр арасындагы элемтәләрне җайлау өчен, үзенчәлекле мәйдан булып тора. Аның башкалада үтүче унбишенче «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисадый форумы кысасында узуы да утырышка аерым мәгънә өстәде.
Чарада катнашкан Россия вице-премьеры Марат Хөснуллин әйтүенчә, мөселман илләре белән хезмәттәшлекне үстерү – Россия тышкы сәясәтенең өстенлекле юнәлешләреннән берсе булып тора. «Бүген әлеге хезмәттәшлек стратегик партнерлык төсмерен алды, ул – даими үсештә», – диде Марат Хөснуллин. Вице-премьер утырышта катнашучыларга Россия Президенты Владимир Путинның сәламләү сүзләрен дә җиткерде.
Авырткан җирдән кул китми, ди халык. Бүген дөнья күләмендәге янаулар мәсьәләсе утырышның башыннан алып ахырына кадәр кызыл җеп булып узды. Россия вице-премьеры әйтүенчә, Якын Көнчыгышта Ислам дөньясы катлаулы сынау чоры кичерә, ә Көнбатыш дустанә илләрне аерырга тырыша.
– Моңа да карамастан, безнең мөнәсәбәтләр тотрыклы, алар алга таба бергәләп эшләргә яңа мөмкинлекләр ача, – диде Марат Хөснуллин.
Казанда узган утырышның тагын бер зур кунагы – Төрекмәнстанның милли лидеры, Төрекмәнстан Халык Мәсләхәте Рәисе Гурбангулы Бердымөхәммәдов әйтүенчә, Россия һәм Ислам илләре дәүләтләр һәм халыклар арасында мөнәсәбәтләрне җайга салу үрнәге булып тора. «Алар үзара хөрмәткә, тигез хокуклылыкка, хезмәттәшләрнең мәнфәгатьләрен исәпкә алуга корылган», – диде ул.
Төрекмәнстанның милли лидеры «тынычлык, үзара аңлашу һәм ышаныч хакына ислам инициативасы» булдыру тәкъдиме белән дә чыкты. «Ислам илләренең тавышы катгый булырга һәм дөнья күләмендә низагларны сөйләшүләр дәрәҗәсенә күчерү, бер-береңне хөрмәт итүгә корылган әңгәмә өчен шартлар тудыруга юнәлдерелгән чакыру буларак яңгырарга тиеш», – диде ул. Гурбангулы Бердымөхәммәдов ачыклык та кертте: ислам инициативасы үзара килештерелгән тәкъдимнәр һәм алымнар җыентыгы булачак.
Чит ил кунагы сүзләренә караганда, бүген Россия белән Ислам илләре арасындагы мөнәсәбәтләр – үсеш юлында. «Алар тотрыклы һәм дәвамлы», – диде Төрекмәнстанның милли лидеры. Ул Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның әлеге юнәлештә башкарган эшенә югары бәя бирде. «Россия белән Ислам илләре арасында мөнәсәбәтләрнең үсеше Татарстан Рәисенең тырышлыгына, дәүләт җитәкчеләре белән сәясәтче, дипломат буларак үзара хөрмәткә, ышанычка нигезләнгән мөнәсәбәтләр җайлый алуына да бәйле», – диде Гурбангулы Бердымөхәммәдов.
Татарстан Рәисе дөнья күләмендә алда торган куркынычларны да билгеләде. Аерым алганда, террорчылыкның барлык чагылышларын бүгенге заманның зур проблемасы дип атады ул. «Быел мартта Мәскәү өлкәсендәге террорчылык акты – кансызлыгы ягыннан коточкыч фаҗига. Аның төп максатларыннан берсе – диннәр арасында һәм милләтләр арасында низаг чыгару. Террорчылар һәм аларга заказ бирүчеләр, безнең дин артына яшеренеп, дөньякүләм җәмәгатьчелеккә «мөселман террорчы» сурәтен таратуны дәвам иттерә», – диде Рөстәм Миңнеханов. Шуңа күрә мондый идеологиягә каршы көрәшү, ислам диненең тынычлык дине булуын күрсәтү мөһим, дип ассызыклады ул.
– Фәләстыйндагы вазгыятьнең катгыйлануы, Иран белән Израиль арасындагы киеренкелек бөтен дөньяны дер селкетте. Газзә секторындагы канкойгыч сугыш һәм күпчелек халыкның үлүе бөтен дөнья мөселманнарында борчу тудырды, – диде Рөстәм Миңнеханов.
Россия Дәүләт Думасының Халыкара эшләр комитеты рәисе Леонид Слуцкий утырышта республикада диннәр арасында тынычлык урнаштыруда Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиевнең тоткан урынын югары бәяләде. «Без, мин җитәкләгән ЛДПР партиясе һәм Россия тынычлык фонды – барыбыз да Минтимер Шәриповичны, аның туган республикасында, Россиядә диннәр, милләтләр арасында тынычлык урнаштыруга керткән өлешен хөрмәт итәбез. Гомумән, Ислам дөньясын алсак та, Минтимер Шәймиевнең тырышлыгы бәяләп бетергесез», – диде Леонид Слуцкий. Ә Россия мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе Равил Гайнетдин фикеренчә, Татарстандагы татулык үрнәген бөтен дөньяга таратырга кирәк.
P.S. Утырыштан соң Рөстәм Миңнеханов Леонид Слуцкий белән очрашты. Сөйләшү барышында Леонид Слуцкий ЛДПР партиясенең Казан Богородица чиркәве комплексын торгызуда ярдәм итү теләге турында әйтте. Дәүләт Думасының Халыкара эшләр комитеты рәисе Татарстан Рәисенең тышкы сәясәт өлкәсендә алып барган эшчәнлеген дә югары бәяләде.
«Россия – Ислам дөньясы» стратегик күзаллау төркеме 2006 елда Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев һәм ул вакытта Россия Сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе Евгений Примаков тарафыннан оештырыла. Әмма 2009 елда аның эше туктатыла. 2014 елда Россия Президенты Владимир Путин төркемне яңадан торгыза һәм аңа җитәкчелек итү вазыйфасын Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка тапшыра.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat