«Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисадый форумы кысасында Казан федераль университетында мәдәни мирас турында сөйләштеләр. Чарада ЮНЕСКОның төбәкләр үсешендә уйнаган роле хакында фикер алышу булды.
Быел Россиянең ЮНЕСКО оешмасына керүенә 70 ел була. Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сүзләренчә, бүгенге геосәяси шартларда әлеге оешма башкара торган миссияләр аеруча әһәмияткә ия. «Соңгы елларда Россия Тышкы эшләр министрлыгы, илнең ЮНЕСКО каршындагы даими вәкиллеге, ЮНЕСКО эшләре буенча Россия комиссиясе вәкилләре тырышлыгы белән шактый нәтиҗәле эш башкарыла. Шуның бер мисалы – 2023 елда «КФУның Астрономия обсерваторияләре» объектының ЮНЕСКО исемлегенә кертелүе», – диде Парламент башлыгы.
Фәрит Мөхәммәтшин сүзләре белән әйтсәк, бүген ЮНЕСКО исемлегенә кертелгән Татарстандагы объектлар тарих һәм архитектура һәйкәлләре буларак кына түгел, ә тынычлык һәм татулык сәясәтен ныгыту, республиканың тотрыклы үсешен тәэмин итү өчен яңа мөмкинлекләр ача торган мәдәни-дини үзәкләр буларак та кызыксыну уята. «ЮНЕСКО таләпләренә туры китереп, алар тирәсендә инфраструктура булдырылган, территорияләре төзекләндерелгән. Ел саен әлеге объектлар миллионлаган туристны җәлеп итә», – диде ул.
Тарихи һәм мәдәни мирас хакында фикер алышуның чираттагы мәртәбә нәкъ менә Татарстанда узуы юкка түгел. Россия тышкы эшләр министры урынбасары Александр Панкин республиканың зур халыкара чаралар уздыру, туризмны үстерү, мәдәни мирасны саклау, инвестицияләр җәлеп итүдә тәҗрибәле төбәк булуын ассызыклады. «Бу утырыш бөтендөнья мирасын саклау мәсьәләләрен алга таба да үстерүгә ярдәм итәчәк», – диде ул.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat