«Телебез, халкыбыз яшәгән кадәр яшәсен!» Казанның 155 нче гимназиясендә Тукай исемендәге Дәүләт премиясе иясе, Татарстанның халык язучысы Нурихан Фәттах музее эшли башлады. Ачылу тантанасында җәмәгатьчелек җыелышып, татар әдәбиятында «тарихка ишек ачкан» мәшһүр әдипне искә алды.
Әдәби-музыкаль чарага халык күп килгән иде. Күренекле шәхесләр Нурихан Фәттахка бәйле җылы истәлекләре белән уртаклашты. Язучының әсәрләреннән өзекләр сәхнәләштергән иде, «Кырык дүртнең май аенда» повесте буенча төшерелгән фильмнан өзек күрсәтелде. Сүз уңаеннан, фильм тиздән экраннарга чыгар дип көтелә.
– Нурихан ага истәлегенә музей ачылу – безнең өчен зур дәрәҗә. Киләчәктә ул безгә җаваплылык та өсти, – дип сәламләде тантанага килгән кунакларны гимназия директоры Наил Фазылов.
Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова да җылы сүзләрен җиткерде.
– Без бу көнне көттек. Руфина апа музей ачу идеясе белән килгәнгә ярты ел үтте микән, кыска вакыт эчендә тормышка ашырдык. Руфина апа янып йөрмәсә, булмас иде. Бик тырышты. Чыннан да, ир-атны һәрвакыт хатын-кыз – тормышта да, аннан соң да җитәкли икән, – диде Гүзәл Сәгыйтова, – Гимназиядә ачылган кечкенә генә музей зур мираска юлны ачсын. Нурихан абыйның әсәрләре безне балачактан ук озатып барды. Тарихка ишекне ачты. Хәзерге балалар да аны белә һәм укый дигән ышанычта калабыз. Бик үк белеп бетермәсәләр, шушы музей арадашчы булсын иде.
Музейга язучының шәхси әйберләренең күбесен Нурихан Фәттахның хатыны, Татарстанның атказанган табибы Руфина Фәттахова әзерләп җыеп биргән. Ул музей ачу идеясе белән күптәннән янып йөргәнен әйтте.
– Бик күп мәктәпләрдә булдым. 2015 елда ук башланган эш бу. Әлеге музей ачылуга бик зур ярдәм күрсәткән шәһәр мэриясенә, мәгариф идарәсенә һәм, әлбәттә, гимназия коллективына бик зур рәхмәтемне белдерәм. Киләчәктә музей тик тормас, эшләр дигән өметтә калам, – диде язучының тормыш иптәше.
Руфина Фәттахова мәшһүр әдипнең нинди шәхес булуын да искә алды:
– Нурихан Фәттахның эшләгән эше белән сүзе арасында аерма булмады. Ул нәрсә уйлады – шуны язды, шуны әйтте. Аның турында кешеләр белән аралашмаган, хакимияткә каршы булган дигән сүзләр дөрес түгел. Ул кем өчен эшләгәнен белеп эшләде. Халыкка хезмәт итте. Нурихан бәхетле шәхес булгандыр дип уйлыйм. Гаиләдә тыныч булганы, мактаганнары, китаплары чыкканы өчен генә түгел, ул язучы буларак бәхетле булды, – диде ул.
Музей ачу белән генә эш бетми, Казан мәгариф идарәсе башлыгы урынбасары Альберт Әхмәтов мәктәп җитәкчелегенә Нурихан Фәттах исемендәге фәнни-гамәли конференция оештыру максатын куйды.
– Музей өчен мәктәп сайлаганда, 155 нче гимназиядә тукталдык, чөнки ул милли мәгариф өлкәсендә алдынгы гимназияләрнең берсе. Музей мәктәп балалары өчен генә түгел, шәһәребез, республика һәм башка төбәкләрдән килгән балалар өчен дә хезмәт итсен иде, – диде Альберт Әхмәтов.
Татарстан язучылар берлеге исеменнән чыгыш ясаган Татарстанның халык шагыйре Зиннур Мансуров сүзен тарихи мирасны югалтудан башлады.
– Без шактый катлаулы дөньяда яшибез. Табигать бәла-казалары булып тора, илләр белән илләр арасында низаглар да килеп чыга. Ә без сезнең белән игелекле гамәл белән шөгыльләнәбез. Кешелек дөньясын китап белән якты якка таба тартып барабыз, – диде шагыйрь. – Татар халкы – зур тарихлы халык. Әлбәттә, гасырлар кичә-кичә безнең тарихи ядкәрьләребезнең бер өлеше югалган, бер өлеше яндырылган да, бер өлеше урланган да. Тарихыбызны бозып язу очраклары да күп булды. Бу җәһәттән узган гасырның алтмышынчы елларында Нурихан Фәттах кебек олпат әдибебез калкып чыкты. Ул үзен профессиональ дәрәҗәдә тарихи әсәрләр язуга багышлады.
Нурихан Фәттах эшен дәвам иттерүчеләр булырмы? Зиннур Мансуров әнә шундый борчылуын да белдерде.
– Туган телебез авырлыклар кичергән чорда андый әдипләребез, тарихи әсәрләр язучылар булырмы? Бөтен ышаныч сездә. Нурихан Фәттах музее туган телебез варисларын тәрбияли торган үзәк булсын. Сезгә «бөек халыкның дәвамчылары» дип дәшеп торсын. Музей телебез, халкыбыз яшәгән кадәр яшәсен, – дигән теләкләрен җиткерде ул.
«Беркайчан да үзенең иманына һәм кыйбласына хыянәт итмәде». Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Равил Шәрәфиев Нурихан Фәттахны әнә шулай дип искә алды.
– Нурихан Фәттахны олуг язучы һәм шәхес буларак бик хөрмәт итәм. Ул бервакытта да буйсынып, яраклашып язмады һәм яшәмәде. Аның миңа күзләре бик ошый иде. Күзе җемелдәп тора һәм сине үтәли күрә иде. Аның җаны шундый булган. Тарихка кереп китәр өчен дә шул үткен күзе кирәк булгандыр, – диде артист.
Равил Шәрәфиев «Итил суы ака торур» әсәре буенча күпсерияле фильм төшерелүе турында хыяллануын да әйтте.
– «Итил суы ака торур» чыкканнан соң, аны укып рәхәтләнүемнең чиге юк иде. Укып чыктым: «Эх, минәйтәм, бездә кино булып, шуңа күпсерияле кино эшли торган мөмкинлегебез булса иде». Ул мөмкинлек юк иде, хәзер дә без әле ул әсәрне уйнарлык, дөньяга чыгарырлык дәрәҗәдә дип уйламыйм. Бәлки, табылыр андый кеше, – диде ул. – Музей ачыла икән – бу зур вакыйга. Нурихан Фәттахның иҗаты, шәхесе яши дигән сүз. Бездә «шәхес» дигән сүзне бик еш кулланалар. Бер нәрсәгә ярамый торган җырчыга да «шәхес» диләр. Аны кешенең бер төре дип аңлыйлар бугай. Шәхес ул – беркайчан да иманына, кыйбласына хыянәт итмәгән, һәрвакыт үз сүзен әйткән кеше. Ә Нурихан Фәттах шәхесләрнең шәхесе иде!
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat