Казанда ЮНЕСКО исемлегенә кертүгә багышланган истәлек тактасын урнаштырдылар

«Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисадый форумы кысасында Казан федераль университеты ишегалдында университетның Астрономия обсерваторияләрен ЮНЕСКО бөтендөнья мәдәни мирас объектлары исемлегенә кертүгә багышланган истәлек тактасын урнаштырдылар. Истәлек тактасын Яшел Үзән районындагы В.П.Энгельгардт исемендәге астрономия обсерваториясе диварында да урнаштырдылар.

Билгеле булганча, КФУның астрономия обсерваторияләре ЮНЕСКО бөтендөнья мәдәни мирас объектлары исемлегенә 2023 елда кертелде. «Татарстан ЮНЕСКО исемлегенә кертелгән объектлар саны буенча Россиядә беренче. Әлеге истәлек тактасы – обсерваториянең универсаль кыйммәтен һәм безнең эшнең нәтиҗәлелеген раслау гына түгел. Моннан 200 ел элек Казан университетында астрономия кафедрасын, соңыннан әлеге уникаль обсерваторияләрне булдырган кешеләрнең хәтеренә хөрмәт күрсәтү дә», – диде тантанада Татарстан Дәүләт Киңәшчесе, ЮНЕСКО илчесе Минтимер Шәймиев.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү