Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Россия вице-премьеры Марат Хөснуллин «International Property Market 2024» күргәзмәсен карады. Ул «KazanForum» халыкара форумы кысасында уза торган эшлекле күргәзмәләрнең берсе. Күргәзмә быел беренче мәртәбә уза.
«International Property Market 2024» күргәзмәсе 15 мең квадрат метр мәйданны били. Биредә дөньяның биш иленнән (Россия, Төркия, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Индонезия, Төньяк Кипр) төрле компанияләр үз проектлары белән чыгыш ясый.
Татарстан Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчксе Талия Миңнуллина әйтүенчә, «KazanForum» халыкара форумы кысасында уза торган әлеге күргәзмә 18-19 май көннәрендә халыкка да тәкъдим ителәчәк. Аңа бушлай һәм теркәлүсез кереп булачак.
Марат Хөснуллинга республиканың торак, юл төзелеше һәм инфраструктураларны сафка бастыру, төзелеш материалларын җитештерү юнәлешендәге эш турында да бәян иттеләр.
Татарстанның төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин сүзләренчә, узган ел нәтиҗәләре буенча Татарстан торакны кулланышка тапшыру буенча Идел буе федераль округында беренче урынны били (3 436,5 мең кв.м торак тапшырылган). Моңа өстәп былтыр Татарстан территориясендә 4 143 объект сафка баскан, республикада 7 илкүләм проект һәм 5 дәүләт программасы тормышка ашырылган.
Марат Хөснуллин республика министрыннан җан башына ничә квадрат метр торак туры килә дип кызыксынды. Билгеле булганча, республикада бу күрсәткеч – 29,2 квадрат метр. «2030 елга кадәр һәркемгә 33 квадрат метр торак туры киләчәк», – дип ышандырды Марат Айзатуллин.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat