Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллинның Оман Солтанлыгының Икътисад министры Сәид бин Мөхәммәд Әл Сакри белән очрашуында катнашты. «Россия — Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисадый форумы кысаларында узган очрашуда хезмәттәшлек, икътисадый, фәнни, мәдәни тармакларда элемтәләрне киңәйтү мәсьәләләре тикшерелде.
Марат Хөснуллин билгеләп үткәнчә, безнең ил Оман белән яхшы мөнәсәбәтләрне югары бәяли. Бу мөнәсәбәтләр күпьеллык һәм стратегик характерда, дип ассызыклады ул. Марат Хөснуллин хәбәр иткәнчә, бүген Оман – Россиянең мөһим икътисадый партнерларының берсе. 2023 ел нәтиҗәләре буенча Россиянең Оман белән үзара сәүдә күләме 60%ка арткан һәм 400 млн АКШ долларыннан артып киткән. Туризм, энергетика, төзелеш, логистика өлкәсендә хезмәттәшлекнең зур перспективалары аерым алганда, бу «Төньяк – Көньяк» транспорт коридоры проекты.
Оман Солтанлыгының Икътисад министры Сәид бин Мөхәммәд Әл Сакри шулай ук Оман һәм Россиянең товар әйләнеше шактый артуын раслады, әмма бу күрсәткечләрне тагын да арттыру мөмкинлеге бар. Без хәзерге аралашу дәрәҗәсен югары бәялибез һәм хезмәттәшлекне киңәйтергә шат булачакбыз, шул исәптән яңа юнәлешләр буенча да, диде ул.
Сәид бин Мөхәммәд Әл Сакри әфәнде шулай ук Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов белән очрашуына һәм төрле өлкәләрдә икътисадый хезмәттәшлек мөмкинлекләре турында фикер алышуына шат булуын билгеләп үтте.
Рөстәм Миңнеханов министрга «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисадый форумында катнашуы өчен рәхмәт белдерде. «Татарстан Оман Солтанлыгы белән Россия-Оман мөнәсәбәтләрен ныгытуга юнәлдерелгән элемтәләрне үстерүгә зур әһәмият бирә. Ике яклы хезмәттәшлекнең уңай тәҗрибәсе Россия белән Оман арасындагы яхшы мөнәсәбәтләрне алга таба үстерүгә ярдәм итәр дип ышанам», – диде Рөстәм Миңнеханов. Аның сүзләренә караганда, Татарстан хәләл индустрия, шулай ук ислам финанслары өлкәсендә хезмәттәшлек итәргә тели. «Безнең хезмәттәшлекне үстерү өчен яхшы мөмкинлекләр бар», – диде Рөстәм Миңнеханов.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat