Россия Герое Владимир Козинның кызлары: «Әтиебез башкача булдыра алмас иде»

Җиңүнең 79 еллыгы уңаеннан узган тантанада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов кулыннан бүләк алучылар арасында Людмила Козина да бар иде. Аңа батырларча һәлак булган ире, Владимир Козинның «Алтын Йолдыз» медален тапшырдылар. Сержант Козин алгы сызыкта авыр яралана, иптәшләрен коткарып калыр, аларга китәргә мөмкинлек бирер өчен үзен-үзе шартлата. Ул – Россия Герое исеменә лаек булган якташларыбызның унөченчесе.

Гап-гади авыл егете

Сугышчан дуслары исән калсын өчен гомерен дә кызганмаган батыр егетебез кем ул, нинди булган? Хатыны Людмила белән шул хакта сөйләшәбез.

– Володя – минем өчен дөньядагы иң әйбәт ир, кызларыбыз – 12 яшьлек Ангелина белән 8 яшьлек Дашага беркемгә дә тиңе булмаган әти булды. Гаилә аның өчен һәрвакыт беренче урында иде. Хәзер балаларның күңеле яраланмасын дип, күп вакытта дәшмәскә, әтиләрен искә төшермәскә тырышам, әмма кая ул, үзләре бер минутка да онытмыйлар.

Шулай да сөйләшеп утырганда, Люда вакыт-вакыт күз яшьләренә ирек бирде. Шулай булмый хәл дә юк инде. Искә алган һәр вакыйга, тирән сыр булып, йөрәккә сузылып ята торгандыр. Мәктәп, яшьлек елларын да искә төшердек без аның белән.

– Гап-гади авыл егете иде ул. Дөрес, балачакта да, үсмер елларында да якыннан аралашып үстем дип әйтә алмыйм. Төрле урамнарда яшәдек чөнки. Яшь арасы да шактый иде. Шулай булса да, авылдашлар турында барысын да диярлек белеп торасың бит. Володя Абакан шәһәрендә ике ел хезмәт итеп кайтты. Аннан авыл хуҗалыгы институтына укырга керде. Нишләптер ташлады ул аны, Казанда милиция оешмасында хезмәт итеп алганын хәтерлим. Ул хакта бер дә сорашканым булмады. Аннан төзелеш белән мавыгып китте. Башта бер төркем егетләр белән шабашкада йөрделәр, аннан шәхси эшмәкәр буларак эшли башлады. Үз бригадасы бар иде. Йортлар, мунчалар төзеделәр. Бар эшкә дә кулы ята иде аның. Күпбалалы гаиләдә эшләп, чыныгып үскәнлеге сизелеп торды. Өйләнешкәндә аңа – 35, миңа 27 яшь иде инде. Дөньяга карашларыбыз урнашкан, фикерләр нык чак. Тормышыбызны да матур итеп корырга тырыштык. Ана капиталын кушып, аның бер бүлмәле фатирын өч бүлмәле иттек.

Без булмасак, кем?

Козиннар гаиләсендә махсус хәрби операциягә китәргә беренче булып абыйсы Иванның улына повестка килде. Аны озатканда ирем: «Берәр айдан без дә килеп җитәрбез, ярдәм итәрбез, көтегез. Без булмасак, кем?» – дигән сүзләр әйтте. Минем шундук йөрәгем «жу» итеп киткән иде. Тик ул энекәшенә ярдәм итәргә барып өлгерә алмады. Казанда җыенда чагында ук, Николайның һәлак булуы турында хәбәр килеп иреште.

Ирем хәрби комиссариаттан повестканы үзе барып алган. Анысын да яшермәде. «Барысы да әйбәт булыр. Күреп торырсыз, мин барыбер исән-сау әйләнеп кайтырмын. Егерме яшьлекләр ут эченә кергәндә, ничек итеп өйдә ятыйк инде?! Без алгы сафта булырга тиеш», – диде. Аны 2022 елның 13 октябрендә озаттык. Ике тапкыр ялга кайтты. Соңгысында узган елның 30 сентябрендә киткән иде. Ике тапкырында да, хәрби зонада бик кирәк дип, үзе белән «буханка» машинасы алып китте. Аңа түбәләмә итеп кирәк-яраклар төяде. Андагы хәлләр турында сөйләргә яратмады. Сораган вакытта да саран гына җавап биргәләде. Күп сөйләнеп йөрми торган чын ир-ат иде ул. Шуңа күрә аны хезмәт иткән җирендә дә яратканнар. «Дядя Вова» дип кенә йөрткәннәр. Әйтүләренчә, мондый хөрмәт барысына да эләкмәгән. Бу хакта миңа соңрак иптәшләре сөйләде.

3 октябрь көнне, исән-сау барып җиттем, дип хәбәр бирде. Аннан: «Без 3–4 көнгә алгы сафка китәбез, югалтмагыз», – дип тагын шалтыратты. Шуннан… элемтәгә чыкмады. Югалттык без аны. Берничә көннән төш күрдем. Володя су янында йорт сатып алган икән. Төштә яңа өйле булуның тикмәгә түгеллеген юраганнары бар иде. Күңелем нидер сизенде, тынычлыгым югалды. Командирына шалтыраттым. Әлегә берни дә белмибез, билгесез, диде. Донецк шәһәреннән бер дусты бар иде. «Буханка»ны яндырганнар. Володя яраланган булырга тиеш», – дип җавап бирде. Башкача әйтергә дә ярамагандыр инде, чөнки мәете табылганчы, зонадан чыгарылганчы, ул кеше хәбәрсез югалган булып санала, диделәр. Күңелем кабул итмәсә дә, иремнең һәлак булганын акылым белән аңлый идем инде. Шалтыраттым да, әйберләрен биреп җибәрегез әле, дип үтендем. Ике дусты ялга кайтышлый рюкзагын кертеп чыктылар. Декабрь аенда, җәсәде эвакуацияләнде, ягъни зонадан чыгарылды, дигән хәбәр килде, әмма кайда икәнлеге барыбер мәгълүм булмады.

Көткән кешегә ярты ел әйтеп бетерә алмаслык күп ул. Төн йокылары качкан, тынычлык җуелган… Бәлки исәндер дигән уй да күңелдән китми. Телефон шалтыраса, йөрәк күкрәктән сикереп чыгарлык булып сикерә башлый. Беркөнне шулай сабырлыгым соңгы чиккә җитеп шартлады да, түзмәдем, энекәшемне ияртеп, Ростовка чыгып киттем.

Кылган гамәленә үкенмәгән

Документларны тутыргач, безгә бер тикшерүче билгеләделәр. Бик белемле, сөйләшергә уңай кеше булып чыкты ул. Мин аңа иремнең киемнәре нинди булырга мөмкинлеген дә әйттем (рюкзагында булмаганнарын тасвирлап чыктым). Кызым, әтисенең позывное «Коршун» булганга, бисердан тилгән-талисман ясап биргән иде. Шуның фотосын күрсәттем. Шулвакыт тикшерүче сискәнеп китте: «Мин бу талисманны күрдем бит», – диде.  Алар да фотога төшереп баралар икән. Эзләп тапты. Талисманның да, икенче кызым бүләк иткән флагның да, кулындагы компасының да фотоларын күрсәтте. Монда инде шикләнерлек урын калмаган иде. Барысы да – Володя әйберләре. Җәсәден күрсәтүләрен үтендем. Башта: «Бәлки кирәкмәс, биш ай үтте бит инде», – дигәннәр иде. Танырлыгы калмаска мөмкин дип уйлаганнардыр инде. Әмма мин үз сүземдә нык тордым. Урамга алып чыктылар. Матур гына ята, иң сискәндергәне шул булды: Володяның ирен кырыйларына елмаю эленеп калган. Димәк, кылган гамәленә үкенмәгән ул, курку да булмаган.

Шундый зур авырлыклар белән эзләп тапкач, калдырасым килмәде. Машина ялладым да, иремнең җәсәден үзем белән алып кайттым. «Борт» белән кайтарабыз, болай алып чыгып китәргә ярамый, дип каршы төшеп маташтылар. Бу юлы да үз сүземдә нык тордым. Тагын көтәргә туры килсә, сынармын дип курыктым. 22 сәгать кайттык. Кайберәүләр миннән әле хәзер дә: «Ничек курыкмадың?» – дип сорыйлар. Билгесезлектән котылгач, мин барыбер тынычланып калдым. Энекәшем дә янәшәдә. Ярдәм итәргә әзер тора. Бернинди курку да калмаган иде. Алдан ук авылга, районга, хәрби комиссариатка шалтыратып куйдым. Әзерләнеп көтеп торганнар. Бөтен шартларын туры китереп җирләдек. Форсаттан файдаланып, барысына да рәхмәтләремне җиткерәм.

Туган җирдә

Югалтулар булса да, Кече Мәме дип аталган чуаш авылында Козиннар җиргә нык басып яши әле. Володяның өч абыйсы, бер сеңлесе бар. Николай исемле абыйсы, энекәше кебек үк, үзе теләп хәрби операциягә киткән. Аны да беркем дә мәҗбүр итмәгән. Хәтта закон буенча да кала алган булыр иде ул. Өч баласы бар. Николайның да сүзе бер була: «Энекәшләр киткәндә, мин ничек калыйм инде?» Әнисе Анна Михайловна, авыл, район халкы, җитәкчеләр аның да, башка егетләрнең дә исән-сау кайтуын теләп, көтеп торалар. «Куркуның ни икәнен белми, сынатмый торган нык егетләр Козиннар, – ди район башлыгы урынбасары Рамис Хәялиев. – Володя мәктәп елларыннан ук десантчы булырга хыяллана, шуңа күрә спортны бигрәк тә якын итә. Яшь чагында барысы да диярлек татарча көрәш белән шөгыльләнгәннәр».

Авыл халкы да яратып сөйли егетләр турында. Җирлек башлыгы Елена Алексеева белән алар бер чорда укыганнар. Ул да Володя турында истәлекләрен барлады. «Мәктәптә бик актив иде. Яхшы укыды. Хәрби операциягә киткәнче, авыл белән ике араны таптады. Өмәләр үткәрсәк тә, берәр зур эшкә тотынсак та, әйткәнне дә көтеп тормый иде». Әнисенең дә төп терәге булган ул. «Атна саен кайтып, булышты. Йортны, каралты-кураларны төзек тотты», – ди абыйсы Иван. Герой энекәшләренең эшләрен дәвам итеп яшәргә әзер алар.

Әле бәләкәй булсалар да, кызлары Ангелина белән Даша да үзләренчә фәлсәфә  коралар. «Әтиебез бик миһербанлы кеше, ул башкача булдыра да алмас иде», – диләр. Килешәсездер, бу сүзләр бик күп нәрсә турында сөйли.

 

Махсус хәрби операция башланганнан бирле Татарстанда туып-үскән 13 ир-егет Россия Герое исеменә лаек булды. «Алтын Йолдыз» медален Әлкидән Раил Габдрахманов, Питрәчтән Иван Додосов, Мамадыштан Ирек Мәгәсумов, Казаннан Рәсим Баксиков, Иван Жарский, Александр Лапин һәм Айнур Сафиуллинга тапшырдылар. Тагын биш якташыбызга Россия Герое исеме үлгәннән соң бирелде. Болар – Казаннан Дамир Гыйлемханов, Лениногорскидан Дамир Исламов, Тәтештән Андрей Соколовский, Мамадыштан Олег Сорокин, Чаллыдан Станислав Большаков һәм Кайбычтан Владимир Козин.

 

 

 

 

 

 

 

 


Фикер өстәү