Хәркәттә – бәрәкәт. «KazanForum»да милек һәм инфраструктура проектлары тәкъдим ителде

Татарстан лифтлары, Камал театрының яңа бинасы, Идел сукмагы проекты, дини пансионат, яхталар тукталышы… Татарстанда чынга ашырыла һәм ашырылачак проектларның берничәсе генә әле бу. «Россия — Исламский дөньясы: KazanForum» халыкара икътисадый форумы кысасында тәүге мәртәбә оештырыла торган милек һәм инфраструктура проектлары тәкъдим ителде. Зур мәйданда илнең әйдәп баручы оешмаларыннан тыш, чит ил проектлары да бар. Боларның барысын да Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин карады.

Эшләгән эш күренә

Проектлар белән танышып чыкканчы, республиканың торак белән тәэмин итү һәм төзелеш өлкәсендәге хәле турында Татарстанның Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин сөйләде.

Марат Айзатуллин сүзләренчә, узган ел нәтиҗәләре буенча Татарстан торакны кулланышка тапшыру буенча Идел буе федераль округында беренче урынны били (3 436,5 мең кв.м торак тапшырылган). Моңа өстәп былтыр Татарстан территориясендә 4 143 объект сафка баскан, республикада 7 илкүләм проект һәм 5 дәүләт программасы тормышка ашырылган. Марат Хөснуллин республика министрыннан җан башына ничә квадрат метр торак туры килә дип кызыксынды. Билгеле булганча, республикада бу күрсәткеч – 29,2 квадрат метр. «2030 елга кадәр һәркемгә 33 квадрат метр торак туры киләчәк», – дип ышандырды Марат Айзатуллин. Казан агломерациясендә торак фонды үсеше исә 13,2 млн квадрат метрны тәшкил итәчәк.

Кунакларның игътибарын җәлеп иткән проектларның берсе Казанның елга порты территориясендәге «Яналиф» торак комплексы булды. Яңартылган территориядә йорт салу эшләре башланган инде. Марат Хөснуллин төзелеш эшләренең мәйданы белән дә кызыксынды. 6 га җирне билиләр икән.
– Бу әле башы гына. Проект бик кызыклы, – дип куәтләде Рөстәм Миңнеханов та.

Камал театры исә яңа бинасының проектын тәкъдим итте. Проекттан тыш, биредә академия театрының яңа дивары нинди буласын да күрергә мөмкин иде.
“Татлифт” предприятиесе нинди лифтлар җитештерүләре хакында сөйләде. Билгеле булганча, “Татлифт”ны әле күптән түгел генә Яшел Үзәндәге сәнәгать паркында ачканнар иде. Марат Хөснуллинга биредә җитештерелә торган лифт төрләрен күрсәттеләр.

Күргәзмәдә Татарстанның Балтач районын да күрергә мөмкин иде. Балтачлылар Түнтәр авылында кызлар өчен пансионат ачарга телиләр икән. Проект белән Рөстәм Миңнеханов та танышты. Барлык инфраструктурасы белән исәпләсәң, 160 млн сумлык эш бу. Иң элек 60 млн сумга төп комплексын төзү турында хыялланалар.

Татарстан шәһәрләре үсеше институты җитәкчесе Наилә Зиннәтуллина соңгы елларда республика территориясендә гамәлгә ашырылган проектлар турында сөйләде.
– Моңа кадәр без урамнар, парклар белән шөгыльләнгән булсак, хәзер инде башка юнәлештә дә эшлибез. Әйтик, безнең “Идел сукмагы” дигән проектыбыз бар. 350 чакрым озынлыктагы җәяүлеләр маршруты бу, – диде Наилә Зиннәтуллина.

Моннан тыш кунаклар студентларның төзелеш юнәлеше буенча проектлары, “Татнефть” эшчәнлеге, туризм юнәлешенә караган проектлар белән танышып чыкты.

«Менә дигән автомобиль!»

Җитәкчеләр техника күргәзмәсен дә карады. «КамАЗ», «Ансат», авыл хуҗалыгы техникасы. Рөстәм Миңнеханов белән Марат Хөснуллин кайсыларын сынап та карады.

«КАМАЗ-Мастер» командасы вәкилләре һәм «КАМАЗ-Мастер»командасы җитәкчесе Владимир Чагин кунакларга йөк машиналары турында сөйләделәр. Дөресрәге, ярышларда катнаша торганнары турында.

Хәер, Рөстәм Миңнеханов бу машиналар (аерым алганда, йөк машинасының К5 төре) турында үзе дә күп белә. Марат Хөснуллинга ярышларда җилдерә торган «тимер ат»ларны мактады. Шәхсән үзе сынап каравын да әйтте.

– К5 – бик яхшы машина. Миңа ул бик ошый. Искиткеч ул! Руле дисеңме, башкасымы, «автомат»та йөри, – диде Рәис. Форсаттан файдаланып, Хөснуллиннан да соңгы тапкыр кайчан мондый машинага утырып караганын сорады. Федераль кунак: «Күптән инде» дип елмайды. Димәк, Татарстанга килеп, машинаны сынап карарга бер сәбәп чыкты! «Хәзер бу машиналар бөтенләй башка инде» – дип кызыктырды аны Рөстәм Миңнеханов.

Техника күргәзмәсе белән танышу барышында Марат Хөснуллин «Ансат» очкычын, гаилә белән ял итү өчен тәгаенләнгән катерны сынап карады, эчен карап чыкты. Сүз уңаеннан, катер полимер материаллардан җитештерелгән.

Кунакларга кыр эшләрендә ярдәмче булырдай тракторларны да күрсәттеләр. Җылы яклардагы партнерларга сату өчен икән алары. Тракторлар шул якларның климатына, табигатенә җайлаштырылган булса кирәк. Рөстәм Миңнеханов, уенын-чынын бергә кушып: «Хатын-кызлар да утырып йөри ала боларга!» ¬ – диде.

Татарстан Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина әйтүенчә, «KazanForum» халыкара форумы кысасында уза торган әлеге күргәзмә 18-19 май көннәрендә халыкка да тәкъдим ителәчәк. Аңа бушлай һәм теркәлүсез кереп булачак.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү