Татарстан буенча 18 нче номерлы районара салым инспекциясенең Яшьләр советы вәкилләре “Урам тарихы – йөзләрдә 2024” илкүләм акциясендә катнашты. Әлеге акция кысаларында алар Казанның Яңа-Савин районында урнашкан 49 нчы номерлы мәктәбенең 6 нчы сыйныф укучыларына тарих дәресе уздырды.
Яшьләр советы рәисе Марсель Ситдиков сүзләренә караганда, бу дәресне алар республика һәм башкала үсешенә зур өлеш керткән шәхес – танылган дәүләт эшлеклесе Рәшит Мусинның тормыш юлына багышлаган.
– Әлеге акциянең төп максаты яшьләрне башкала урамнарына исемнәре бирелгән танылган шәхесләр, аларның батырлыклары белән таныштыру, алар турында хәтерне буыннан-буынга тапшырудан гыйбарәт. Шуны истә тотып, дәресебезне Рәшит Мусин истәлегенә багышларга булдык. Ник дигәндә, Казанның 49 нчы номерлы мәктәбе урнашкан урам нәкъ менә шул шәхеснең исемен йөртә, – дип ачыклык кертте Марсель Ситдиков.
Татарстан буенча 18 нче номерлы районара салым инспекциясе яшьләре сүзләренә караганда, Рәшит Мусинга багышланган дәрес укучыларда зур кызыксыну уяткан. Алар, барыннан да бигрәк, танылган дәүләт эшлеклесенең мәктәп еллары белән кызыксынган.
– Рәшит Мусинның мәктәптә укыган еллары кызык та, гыйбрәтле дә. Аягы сыну сәбәпле, тугыз яше тулгач кына мәктәпкә бара ул. Берничә еллык программаны бер ел эчендә үзләштерә. Шул рәвешле 16 яшендә инде бары тик “биш”ле билгеләренә генә унынчы сыйныфны тәмамлый. Эштә дә тырышлыгы, үҗәтлеге белән аерылып торган ул. Дәрес барышында укучылар өчен махсус викторина да оештырдык. Ахырдан аларга истәлекле бүләкләр тапшырдык, – ди Марсель Ситдиков.
Сүз уңаеннан, Татарстан буенча 18 нче номерлы районара салым инспекциясенең Яшьләр советында барлыгы 13 кеше исәпләнә. Алар хәйриячелек, җәмәгать эшләрендә актив катнаша, яшьләрдә һәм балаларда ватанпәрвәрлек хисе тәрбияләүгә зур өлеш кертә.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat